Депутатлар интернетта мәгълүмат турындагы берничә инициативаны хуплады

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе, 11:00

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар ТР Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны яклау турында» Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында норматив хокукый актлар кабул итү турында мөрәҗәгате проектын һәм «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны яклау турында» Федераль законның 106 һәм 151 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының инициативасын карадылар. Ике документ та хупланды һәм Дәүләт Советына кабул итүгә тәкъдим ителде.

ТР Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате проектын тәкъдим итеп, комитет рәисе Айрат Зарипов агымдагы елның февралендә үз көченә кергән “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында” Федераль канунга кертелгән өстәмәләр гомум мәгълүмат киңлегендә тарату тыелган мәгълүматны бетерү бурычын хәл итәргә һәм социаль челтәрләрдә хокукка каршы мәгълүматны башлангыч этапларда таратуны булдырмаска, шулай ук мондый мәгълүмат ресурсларын блоклаудан качарга мөмкинлек бирә, дип белдерде.

Әмма законлы актлар булмау тиешле интернет-сайтларда, социаль челтәрләрдә тискәре мәгълүматның саклануына китерә.

"Әлеге фактларны исәпкә алып, Татарстан Дәүләт Советы РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында" Федераль законның 106 статьясын гамәлгә ашыру тәртибен билгели торган законлы норматив хокукый актлар кабул итү турында мөрәҗәгать итәргә планлаштыра", - дип ассызыклады Айрат Зарипов. - Күрсәтелгән норматив хокукый актларны кабул итү Интернет челтәрендә таратыла торган мәгълүматның тискәре йогынтысын чикләргә ярдәм итәчәк".

Айрат Зарипов сүзләренчә, "Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында" Федераль законның 106 һәм 151 статьяларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы шулай ук Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклауны тәэмин итү мәсьәләләренең аеруча актуаль булуы белән бәйле. "Интернет челтәрендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар, утлы корал төзү ысуллары һәм чаралары, аның төп өлешләрен мөстәкыйль әзерләү яки яңадан эшләү, кыска көпшәле коралның хәрби үзлекләрен торгызу турындагы мәгълүмат тоткарлыксыз таратыла, - диде парламент комитеты җитәкчесе. - Болар барысы да хокукка каршы гамәлләр кылуга, планлаштырылган һәм кешел үтерүгә юнәлтелгән. Казанда 2021 елның 11 маенда булган фаҗига моңа ачык мисал булып тора, анда җинаятьче кулдан ясалган шартлаткыч җайланмаларны кулланган. Интернет челтәрендә мондый мәгълүматны таратуны тулысынча туктатырга кирәк, дип саныйбыз".

"Казан фаҗигасе тормышыбызда тагын бер тискәре күренеш барлыкка килүгә сәбәп булды, - дип билгеләп үтте Айрат Зарипов. - Интернет челтәре һәм, беренче чиратта, социаль челтәрләр шәрехләр, роликлар, башка материаллар белән тулыландырылды, аларда гражданнар, шул исәптән балигъ булмаганнар, явызлык кылган гамәлләрне акларга, җинаятьне аклый, "йомшарта" торган сәбәпләр табарга, җинаятъчене исә геройлаштыра башладылар. Мондый материалны Интернет челтәрендә тарату формалашмаган шәхесләрнең һәм, беренче чиратта, балигъ булмаганнарның психикасына һәм мораль-этик карашларына начар тәэсир итә".

Закон проекты тарафыннан РФ территориясендә гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә, ирегенә каршы гавами аклауны таратучы интернет-ресурсларга керүне чикләүне судсыз карау тәкъдим ителә.

Тәкъдим ителгән документларга тулысынча теләктәшлек белдереп, комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, депутатлар Илшат Гафуров, Илшат Әминов, Ркаил Зәйдуллин, Александр Славутский һәм башкалар аларны кабул итүнең бик вакытлы һәм зарурилыгын билгеләп үттеләр.

Илшат Әминов әйткәнчә, хәзерге дәүләттә һәм җәмгыятьтә җинаятьчеләрне геройлаштыру катгый тыелырга тиеш. "Барлык чаралар белән балаларны тискәре мәгълүматтан сакларга кирәк, - диде ул. - Шулай ук утлы коралның сугышчан төрләренең төгәл копияләрен сатуга карата мөнәсәбәтне яңадан карарга кирәк".

Депутат Илшат Гафуров пейнтбол һәм страйкбол уеннары өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыклар булдырырга чакырды. "Балалар мәйданчыклары янында камуфляж форма кигән өлкән ир-атлар бер-берсенә атышып йөгерү һич тә нормаль күренеш түгел, - дип борчылу белдерде ул. - Балаларны кеше атарга һәм үтерергә өйрәтергә кирәкми!"

Комитет ике документны да хуплады һәм Дәүләт Советына кабул итәргә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International