Республика парламентында Татарстан Дәүләт Советының һәм Якутия Дәүләт Җыелышының профильле комитетларының адреслы очрашулары узды

2021 елның 8 июне, сишәмбе, 15:47

Бүген Дәүләт Советында Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Төмән) депутатлары булды. Парламентарийлар Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты, көннең икенче яртысында Татарстан һәм якут парламентлары комитетлары җитәкчеләренең адреслы очрашулары булды.

Депутатлар икътисад, бюджет, экологик һәм социаль сәясәт өлкәләрендә норматив-хокукый база эшләгәндә парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, депутатлар соңгы вакытта коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә иң актуаль булган төбәк бюджетларының керем өлешен формалаштыру проблемаларына тәфсилләп тукталды. "Татарстанда соңгы елларда без профицит бюджет формалаштырмыйбыз, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, якут хезмәттәшләренең күпсанлы сорауларына җавап биреп, - керә торган барлык керемнәр дәүләт программалары буенча төгәл языла, Татарстан бюджеты 95% ка программалы юнәлешле".

Якутия Дәүләт җыены депутатларын шулай ук ятим балаларны торак белән тәэмин итү, Татарстанда күп балалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләр өчен социаль программаларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре кызыксындырды.

Ике төбәк парламентының профиль комитетлары рәисләренең адреслы очрашулары Якутия делегациясенең Татарстанга рәсми визиты кысаларында узды, аның максаты - Саха Республикасы (Якутия) көннәрендә катнашу.

Очрашуда шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International