"Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проекты сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы хәтернең исән булуын күрсәтә, дип саный Татьяна Ларионова

2021 елның 21 июне, дүшәмбе, 15:44

Бүген, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Лаеш муниципаль районында Дәүләт Советы депутатлары, "Мәрхәмәт - Милосердие" депутат берләшмәсе әгъзалары "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." социаль-гуманитар проектының беренче этабына йомгак ясадылар һәм аның икенче этабын тормышка ашыру барышы турында сөйләделәр. Форумга барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының хатын-кызлар депутат берләшмәләре җитәкчеләре чакырылган иде.

"Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсенең күчмә утырышы башланыр алдыннан депутатлар балалар сәнгать мәктәбендә булдылар, анда "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру буенча Лаеш муниципаль районы учреждениеләре һәм оешмаларының эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Биредә хәрби техника макетлары һәм сугыш чоры уенчыклары үрнәкләре тәкъдим ителгән, район тыл хезмәтчәннәре турында документлар һәм материаллар күргәзмәсе оештырылган иде, "Сугыш елларында Лаеш шәһәр хатын-кызларының хезмәте" экспозициясе эшләде. Утырышта катнашучылар шулай ук Лаеш районы тыл хезмәтчәннәре фотогалереясын һәм "Сугыш елларында китапханә" композициясен карадылар, "Тыл да фронт булды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында укытучылар" күргәзмзсе белән таныштылар.

"Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан район мәдәният йортында депутатлар "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проектын гамәлгә ашыру кысаларында тормышка ашырылган республика муниципалитетларының иң яхшы тәҗрибәләренә дә бәя бирделәр.

Утырышта катнашучыларны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту муниципаль районнарның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. "Без ветераннарыбызны беркайчан да онытмыйбыз, - диде район башлыгы. - Сугыш һәм сугыштан соңгы чорның иң авыр еллары алар өлешенә туры килде. Безнең изге бурычыбыз - вафат булганнарны искә алу һәм әле исән-имин яшәүче ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтү".

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үз чыгышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проектына ихтыяҗның зур булуын билгеләп үтте. "Республикабызның барлык муниципаль районнары һәм шәһәрләре безнең проектны эләктереп алды, - диде ул. - Муниципаль дәрәҗәдәге хатын-кызлар берләшмәләре сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибарны көчәйтү эшенә актив кушылды. Чыннан да, проект сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән кешеләр турында хатирәләрнең халык күңелендә исән булуын күрсәтә. Алар бит моңа лаек! Сезнең алда баш иябез, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!"

Күчмә утырыш кысаларында бүген "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." китабын тәкъдир итү оештырылды, ул проектның беренче этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча басылып чыккан. Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, китапның төп геройлары Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар булган. "Бик зур эш башкарылды, аның нәтиҗәсе сугышта катнашучылар истәлеген озак еллар саклауга хезмәт итәчәк. Һәм бүген үк без тыл хезмәтчәннәренә багышланган икенче томны төзи башлыйбыз. Безнең максат - каһарман хатын-кызларыбызның үзләрен сөйләттереп калу, шул хикәяләрне җыеп туплау, кешеләргә алар турында сөйләү", - диде ул.

Китапның беренче нөсхәсен Татьяна Ларионова фашист лагерьларының элеккеге тоткыны, Лаешта яшәүче Валентина Леонтьевна Юсуповага тапшырды.

Аннары Татьяна Ларионова массакүләм мәгълүмат чараларында сугыш һәм тыл ветераннары турында иң яхшы материалга һәм иң яхшы муниципаль практика конкурсларына йомгак ясады. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында бәйгенең беренче дәрәҗә дипломын Кама Тамагы районы "Волжские зори" - Идел таңнары" газетасы алды. Иң яхшы муниципаль практикалар дип Аксубай, Апас, Баулы, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Ютазы районнары һәм Чаллы шәһәре проектлары танылды, алар "Мәрхәмәт-Милосердие" парламент берләшмәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International