Удмуртия парламентарийлары Алабугада полилингваль мәктәп эше тәҗрибәсен өйрәнде

2021 елның 18 июне, җомга, 17:49

18 июньдә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы парламент делегациясенең Алабуга шәһәренә эш визиты булды. Парламентның Фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт комитеты депутатлары белән ТР Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.

Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова һәм даими комиссия рәисе урынбасары Петр Басов җитәкчелегендә Удмуртия Дәүләт Советы депутатларының Алабугага эш сәфәренең максаты  полилингваль белем бирү комплекслары эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнү иде.

Удмуртия кунаклары берничә мәгариф объектында булдылар, анда полилингваль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, "Киләчәк" 39 нчы балалар бакчасында, "Адымнар-Алабуга" полилингваль белем бирү комплексында булдылар, анда башлангыч мәктәп эше, татар телен өйрәнүне оештыру, медиаүзәк һәм кванториум эшчәнлеге белән таныштылар.

Татарстанда полилингвиаль белем бирүне үстерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча эшләнгән полилингваль белем концепциясе гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта полилингваль комплекс буенча Казанда һәм Алабугада эшлиләр. Якын арада республика шәһәрләрендә тагын дүрт полилингваль белем бирү комплексы ачу планлаштырыла. Шулай ук өстәмә белем бирү шәһәр яны үзәген булдыру планлаштырыла.

Алабуга полилингваль комплексында балалар бакча аяшеннән рус, татар һәм инглиз телләрендә аралашалар. Процесска әти-әниләр актив кушыла. “Адымнар” полимәдәни комплексында (Белемгә һәм татулыкка юл) ата-аналарның үзләрен дә укыта, белем бирү программалары белән таныштыра торган Ата-ана университеты төзелде.

2 нче сыйныфтан башлап  мәктәптә музыка, физкультура, ИЗО һәм әйләнә-тирә дөнья кебек фәннәр алып барыла. 7 нче сыйныфтан инглиз телендә география, биология, чит ил әдәбиятын укыта башлыйлар. Полилингвальлык даими рәвештә укудан тыш эшчәнлектә дә кулланыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International