"Татарстан - Яңа гасыр" депутатлары, сугыш елларында тылда эшләгән яшьләрнең хезмәт батырлыгы хәзерге яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш, дип саный

2021 елның 2 июле, җомга, 13:13

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеменең һәм «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының уртак утырышы узды, анда депутатлар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы турында» мәсьәләне карадылар. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар парламентның икенче катында оештырылган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы» дигән тематик күргәзмәне карадылар. Казан, Яшел Үзән, Чистай заводларының тарихи документлары, хәрби продукция үрнәкләре стендларын карап йөргәндә, Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеменең һәм «Татарстан - яңа гасыр» Югары советының уртак утырышын ачып, Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, 1999 елда ТНВ иҗтимагый хәрәкәтен булдыру максатларының берсе гражданнарны республиканың иҗтимагый тормышында катнашуга актив җәлеп итү булган, шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы турындагы хәтерне саклап калу өлешендә. "Беренче тапкыр иҗтимагый хәрәкәт сугыш елларында халкыбызның хезмәт батырлыгы турындагы теманы өйрәнүгә һәм яктыртуга алынды, - дип билгеләде ул. - Бу бик мөһим, чөнки тылда эшләүчеләр җилкәсенә сугыш вакытының гаять зур авырлыгы төште. Алар дошманны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Һәм бу хакта Җиңү көнендә һәм хатер көннәрендә генә түгел, ә һәрдаим истә тотарга кирәк. Хезмәт батырлыгы, бигрәк тә яшьләрнеке, хәзерге яшьләр өчен үрнәк булып торырга тиеш".

Үз чыгышларында "Татарстан - яңа гасыр" депутат берләшмәсе әгъзалары Артур Абдульзянов, Ренат Мистахов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Фәрит Миңнегулов, Илдар Шамилов тылда катнашучыларның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешләре, шул авыр елларда яшьләрнең тормышы һәм эше турында сөйләделәр. Алар фикеренчә, сугыш елларында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы хәзерге яшьләрне тәрбияләү өчен үрнәк булырга тиеш. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов утырышта катнашучыларга балалык яшүсмер чорында тылда эшләгән ветераннарга социаль ярдәм чаралары һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы үрнәгендә яшьләр арасында патриотик эш алып бару турында мәгълүмат бирделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка нәтиҗә ясап, тарихи хәтернең яшьләрне патриотик тәрбияләүдә әһәмиятле рухи-әхлакый нигез булып торуын ассызыклады. "Без илебез тарихының "ачы" битләрен истә тотарга тиеш, - диде ул. - Һәм, әлбәттә, дәүләтнең өлкән яшьтәге гражданнар турында кайгыртуы, аларның социаль категорияләренә карамастан, көчәергә тиеш".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International