Селекция һәм орлыкчылыкны үстерүне законнар белән җайга салу мәсьәләләре профильле министрлыкта киңәшмәдә тикшерелде

2021 елның 13 июле, сишәмбе, 16:11

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов селекция һәм орлыкчылыкны үстерүне законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Аның эшендә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Ёров, «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, министрлыкның төрле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

13 апрельдә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта "Орлыкчылык турында" федераль закон кабул ителде. Закон Россия Федерациясендә орлыкларның нәтиҗәле базарын үстерү өчен шартлар тудыруга, орлыклар җитештерүчеләргә һәм кулланучыларга базарда тиешле характеристикалары булган сыйфатлы чәчү материалы булу, орлык материалының сыйфатын яхшырту, орлыкчылык өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерү, күрсәтелгән өлкәдә кирәгеннән артык административ киртәләрне бетерү турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

«Орлыкчылык турында»гы Закон бары тик беренче карау процедурасын гына үтте. Кагыйдә буларак, иң мөһим үзгәрешләр икенче укылышта кертелә. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко сенаторларга төбәкләрдән яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шулай ук кабул ителә торган законның җитешсезлекләрен ачыкларга йөкләде.

Киңәшмәдә катнашучылар кабул ителгән законга карата берничә тәкъдим белдерделәр. Аерым алганда, илгә геномодификацияләнгән орлыкларның эләгүен чикләргә дигән теләк яңгырады. Шулай ук канун дәрәҗәсендә үзебезнең генетикларга ярдәм итәргә тәкъдим ителде. Кызганычка каршы, хәзер безнең галимнәребезнең уртача яше 50 яшьтән арткан. Яшьләрне җәлеп итү өчен, дәүләт дәрәҗәсендә безнең илдә уңайлы эш шартлары булдырырга кирәк.

Терлекчелек блогы турында фикер алышканда нәсел үгезләре җитештерүчеләрнең бердәм базасын булдыру турында тәкъдим кертелде. Хәзер вәзгыять шундый, һәр хуҗалык аерым реестр алып бара, үз кагыйдәләре буенча, үз критерийлары белән эшли. Бу мәгълүматларны берләштерү авыр, чөнки унификацияләнгән исәпкә алу таләпләре юк. Моннан тыш, Наил Залаков теманы киңәйтте һәм барлык терлекләрнең баш санын идентификацияләү мәсьәләсен кертергә тәкъдим итте, техник шартлар шундый глобаль исәпкә алуны алып барырга мөмкинлек бирә.

Барлык яңгыраган сорауларны да закон чыгару инициативасын эшләү өчен формалаштырырга һәм Федерация Советына кертергә тәкъдим ителде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International