Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 19 июле, дүшәмбе, 09:00

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларны сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, гражданнар кабул иттеләр, Бөтенроссия драматурглар семинарында һәм Алабугада халыкара музыка фестивалендә катнаштылар.

16 июльдә Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Бөгелмә районы гражданнарын кабул итте. Депутатка сигез бөгелмәле мөрәҗәгать итте. Торак-коммуналь хуҗалык, социаль яклау, транспорт, юллар һәм тротуарлар төзү һәм ремонтлау, субсидияләр түләү мәсьәләләре күтәрелде. Шул ук көнне Рифнур Сөләйманов район башлыгы Линар Закиров белән бергә Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда булды, балаларның туклану сыйфаты һәм оештырылуы, территорияне төзекләндерү барышы белән танышты.

16 июльдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Чаллыда эш сәфәрендә булды, анда ул файдалануга әзерләнә торган «Адымнар» полилингваль мәктәбен карады, ата-аналар һәм булачак укучылар белән очрашты. Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, "Адымнар" ачу тантанасы Чаллыда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узачак. "Грань" төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов Татарстан парламенты вице-спикерына мәктәп бинасын күрсәтте, анда хәзерге вакытта җиһазлар урнаштырыла, бизәү эшләре дәвам итә, дизайнер бизәлеше үткәрелә. Татьяна Ларионова классларны, актлар һәм спорт залларын, бассейнны, күп функцияле спорт мәйданчыгын һәм ишегалдында йөгерү юлларын карады. Депутат барлык кисәтүләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алып башкарылган төзелеш сыйфатын югары бәяләде. "Без Чаллы проектында Казан һәм Алабуга мәктәпләрендә булган иң яхшы нәрсәләрне тормышка ашырырга тырыштык", - диде ул.

15 июльдә Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Биектау районының “Костёр” балаларны савыктыру-белем бирү лагеренда булды. Хәзерге вакытта лагерьда 170тән артык бала ял итә, һәм белем бирү программасы юнәлешләре кысаларында робот техникасы, модельләштерү, анимация, бию һәм театр сәнгате өйрәнәләр. 17 көн дәвам итә торган белем бирү сменасы ахырында балалар әлеге юнәлешләр кысаларында булдырылган үз проектларын тәкъдир итәчәк. Азат Җиһаншин ял итүчеләр белән аралашты, лагерьның административ-техник базасын, туклануны оештыруны, йокы корпусын һәм уку лабораторияләрен бәяләде. Депутат балалар иминлегенә аеруча игътибар итәргә тәкъдим итте. Азат Җиһаншин шулай ук лагерь базасында баулы шәһәрчек төзүдә дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

16 июльдә Казан (Идел буе) федераль университетының Югары бизнес мәктәбендә MBA тәмамлаучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Уку тәмамлаучыларны Дәүләт Советы депутаты, икътисад фәннәре кандидаты, ТРның атказанган икътисадчысы, MBA программасының аттестация комиссиясе әгъзасы Марат Галиев котлады. "Чыгарылыш эшләренең күбесе, ничек кенә булмасын, цифрлы трансформация белән бәйле иде, - дип сөйләде ул, - гамәли эшләр булса да, кайбер конкрет, инженерлык бурычлары - аларның күбесе цифрлы технологияләрсез мөмкин түгел иде. Бу барлык тармакларга да кагыла. Соңгы унъеллыкта республикабыз икътисады бик җитди үзгәрде. Йөзләгән яңа производстволар барлыкка килде, шул исәптән районнарда һәм сәнәгать паркларында".

17 июльдә Биектау районының Кече Битаман авылында Татарстанның халык язучысы, татар драматургы, унберенче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, I - IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган III Бөтенроссия драматурглар семинары узды. Форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин исеменнән Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев сәламләде. Семинар программасы ике көнгә исәпләнгән иде, алар дәвамында бөтен Россия драматурглары драматургиянең заманча әсәрләре, шулай ук аларны илнең театр сәхнәсендә кую мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

18 июльдә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» III Халыкара музыка фестивале тәмамланды. Дүрт концерт көнендә (15 июльдән 18 июльгә кадәр) Шишкин буасында Россия, Бельгия, Голландия, Франция һәм Израильдән 200 музыкант чыгыш ясады. Параллель рәвештә биредә 16 нчы тапкыр заманча сәнгать буенча ел саен уздырыла торган Халыкара арт-симпозиум узды: Россиядән, Финляндиядән һәм Казахстаннан 33 рәссам алдан билгеләнгән «Туган йорт җылысы» темасына рәсемнәр ясадылар. Дәүләт Советы исеменнән кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International