Депутатларның игътибар үзәгендә – мәдәни мирас объектларын саклау

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе, 15:27

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика территориясендә урнашкан тарихи җирлекләрдә мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар мәктәпкәчә һәм мәктәп белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында республика канунына, ТР Гаилә кодексына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, беренче яртыеллыкта комитет эшенә йомгаклар ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объектларын саклау хакимият органнарының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Тарихи җирлекләр - архитектура тулылыгы, панорамалары һәм перспективалары булган бербөтен мәдәни ландшафт. Тарихи җирлек статусы аерым һәйкәлләрне генә түгел, тарихи җирлекнең уникальлеген саклап калу өчен кирәкле хуҗалык һәм шәһәр төзелеше эшчәнлегенә билгеле бер чикләүләр кертеп, бөтен тарихи төзелешне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Татарстанда 13 тарихи җирлек бар, шуларның 2 се - федераль әһәмияттәге (Алабуга һәм Чистай) һәм 11 региональ әһәмияттәге җирлек (Биләр, Болгар, Бөгелмә шәһәре, Буа шәһәре, Лаеш шәһәре, Мамадыш шәһәре, Менделеевск шәһәре, Минзәлә шәһәре, Зөя һәм Тәтеш авыллары). Биредә республикадагы барлык тарихи һәйкәлләрнең яртысыннан артыгы урнашкан. Нәкъ менә шуңа күрә аларны яклау һәм үстерү, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә.

Иван Гущин сүзләренә караганда, яңа объектларны ачыклау һәм саклау буенча зур эш алып барыла. Мисал рәвешендә мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Чистайны атады, анда үзәк мәйданны төзекләндерү вакытында 18 гасырда салынган  күпер табылган. Тарихи объект сакланган һәм архитектура ансамбленең бер өлешенә әверелгән.

Гомумән алганда, Чистай шәһәренең үзәк өлеше хаотик төзелеш тыелган тарихи һәйкәл булып тора. Хәзерге вакытта әлеге шәһәр өчен типлаштырылган архитектура карарлары, 14 мәдәни мирас объекты буенча эскиз проектлары расланган.

Чистай республикада Россия Мәдәният министрлыгының Яңа БРИКС үсеш банкы (19 объект керә) белән программаны тормышка ашыра торган беренче шәһәр булды. Моннан тыш, быел Чистай уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча (кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр өчен) бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсенә әверелде. Чистай тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин хәбәр иткәнчә, әлеге акчалар хисабына  яр буен һәм пристаньны төзекләндерү планнаштырыла. Нәтиҗәдә үзәк бульвар, Скарятин бакчасы һәм яр буе бердәм турист зонасын тәшкил итәчәк.

Алексеевск районында да Биләр авылында тарих һәйкәлләрен төзекләндерү буенча зур эш тора. Район шулай ук Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Булачак проектлар турында тулырак итеп Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Гайнуллин сөйләде.

Комитет утырышында мәдәни һәм тарихи мирас объектларын кайгыртуны  муниципалитетларга йөкләү турында да сүз булды. Иван Гущин әйтүенчә, мондый һәйкәлләрнең булуы районның үсешен беркадәр тоткарлый да. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова бу очракта салым ташламаларын карау мөмкинлеге белән  кызыксынды. Тарих һәйкәлләрен саклау мәсьәләсе федераль һәм төбәк хакимият органнарының уртак карамагында булганга, Иван Гущин мондый мөмкинлекне кире какмады. Гомумән алганда, тарихи объектларны саклау өлешендә законнар базасы камилләшүгә мохтаҗ, дип саный Иван Гущин, шуңа бәйле рәвештә ул гамәлдәге законнарны мониторинглау буенча эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

Бүген комитет утырышында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика закон проекты каралды. Документ беренче укылышка әзерләнгән, әмма Дәүләт Советының якындагы утырышында тулаем кабул итүе дә ихтимал.

ТР Гаилә кодексына һәм мәгариф турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын федераль кануннарга туры китерү һәм эшләү зарурлыгы белән бәйле. Элегрәк бу белем бирү учреждениеләренә абыйлы-энеле һәм сеңелләре килгән очракта, балаларның мәктәпләргә һәм бакчаларга беренче чиратта алыну хокукы закон тарафыннан расланган иде. Хәзер әлеге хокукның балигъ булмаган балаларга, аларның якын туганнар булу-булмауларына, бер гаиләдә яшәүләренә һәм гомуми яшәү урынына ия булу-булмауларына карамастан, бирелә дип аныклау була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International