Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе конкурска йомгак ясады

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:25

Бүген Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендәге торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча конкурска йомгаклар ясалды. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Республикасында «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы рәисе​ Сәрия Сабурская, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Камил Нугаев катнаштылар.

Комиссия утырышын ачканда Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Татарстан халыклары телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән күп чаралар үткәрелә.

Татар телендә вывескалар һәм күрсәткечләр язудагы хаталарны ачыклау буенча конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы базасында үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды".

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская барлык татарлар яраткан Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен татарча укып чыкты. "Күпме генә тел белмәсәк тә, туган тел бердәнбер булып кала, - диде ул. - Һәм без барыбыз да ата-бабаларыбызның телен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Бу безнең күпмилләтле республикада аеруча актуаль, шуңа күрә без конкурс идеясен хупладык. Анда 27 муниципаль районнан 56 кеше катнашты. Аларның барысына да мин туган телгә булган мәхәббәтләре, аның чисталыгына һәм матурлыгына битараф булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәм. Конкурс соңгысы булырга тиеш түгел дип саныйм".

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сүзләренә караганда, конкурс хаталарны бетерү һәм татар телен тормышның төрле өлкәләрендә файдаланучыларның белемен күтәрү белән кызыксынучы актив кешеләрне җәлеп иткән. "Конкурсның иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе - муниципаль хакимият, республика структураларының тупас хаталарның сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү буенча бурычларын билгеләү", - дип билгеләп үтте галим һәм татарча элмә такталар язу таләпләренә бердәм фәнни таләпләр эшләргә, текстларны квалификацияле тәрҗемә итү мәсьәләләрен чишәргә тәкъдим итте.

Конкурска йомгак ясап һәм җиңүчеләрне котлап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия планнарында татар телен саклау һәм үстерү буенча проблемалы мәсьәләләрне билгеләүгә юнәлтелгән проектлар бар, аларның күбесе гражданнар катнашында тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте. "Әлбәттә, татар телен тулы күләмдә куллануны тәэмин итү җентекле эш таләп итә. Әмма без моның белән максатчан шөгыльләнергә ниятлибез", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.   

Конкурсны уздыру чорында «Халык контроле» категориясе буенча Татарстан Республикасының «Халык контроле» мәгълүмат системасында барлыгы 3 215 мөрәҗәгать бастырылган, 1 268 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән, 727 мөрәҗәгать эштә.

Конкурс йомгаклары буенча 10 җиңүче билгеләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International