«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары яңа парламент сезонындагы эш планы турында фикер алыштылар

2021 елның 17 сентябре, җомга, 14:26

Бүген Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар яңа парламент сезонында эш планы турында фикер алыштылар.

Депутатлар төркеменең чираттагы утырышы «Россельхозбанк»ның төбәк филиалында узды. Ул гадәттәгечә фермерлык хәрәкәтенә ярдәм итү, авыл территорияләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыра, ташламалы авыл ипотекасы операторларының берсе булып тора. Бу социаль проектлар парламентарийларны кызыксындырды.

Татарстанда авыл ипотекасы программасында барлык авыл территорияләре катнаша. Ташламалы шартлар буенча 2439 Татарстан гаиләсе торак шартларын яхшырткан инде. Программаны гамәлгә ашыру күләме якынча 5,5 млрд. сум тәшкил итте. Авыл халкы шулай ук өй яны территориясен төзекләндерү өчен 3,5% ставка белән кулланучылар кредитыннан да файдалана ала. Балалы гаиләләр өчен 4,95% ставка буенча гаилә ипотекасы эшли. «Безнең бурыч - авыл халкына ярдәм итү, шул исәптән мондый социаль программаларны гамәлгә ашыру исәбенә дә», - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Бүген утырышта депутатларга "Свое Родное" проектын (фермерлардан натураль продуктлар китерү) тәкъдир иттеләр. Әлеге цифрлы платформа һәр фермерга үз продукциясен түләүсез тәкъдим итәргә, аның турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, фермерга - сату каналларын киңәйтү, ә кулланучылар өчен - азык-төлекне арзанрак бәядән сатып алу мөмкинлеге. Платформада катнашучылар продукциясе белән агрокүргәзмәдә танышырга мөмкин иде.  «Без илнең җитештерү иминлеген формалаштыручы предприятиеләргә якынрак булырга тырышабыз, - дип аңлатты «Россельхозбанк»ның төбәк бүлеге директоры Ләлә Кудермәтова, - хәзерге вакытта күпчелек банк продуктлары хуҗалык итүнең кече формаларына туры килә».

Утырышта депутатлар төркеме әгъзалары бу елның икенче яртыеллыгына һәм киләсе елга планнар буенча фикер алыштылар. "Быел без, әлбәттә, пандемия темасын читләтеп уза алмыйбыз. Халык сәламәтлеге, өстәмә ярдәм төрләре, шул исәптән даими тернәкләндерү, - бу сораулар безнең утырышларның көн тәртибенә керәчәк, - дип сөйләде Татьяна Ларионова, - һичшиксез, хатын-кыз депутатларның аерым игътибар балалы гаиләләр, күп балалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләр, ятим балалар, өлкән яшьтәге гражданнар, актив озак яшәү һәм социаль ярдәм мәсьәләләре кала. Бу мәсьәләләр өстенлекле булып кала".

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, депутат берләшмәсенең көн тәртибендә авыл халкына ярдәм итү мәсьәләләре дә кала: «Социаль өлкәгә, мәктәпкәчә һәм уку йортларына ярдәм итү, спорт базасын үстерүгә, мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү өчен авыл территорияләренә җибәрелә торган гаять зур кертемнәр булган вәзгыятьтә дә кешеләрне торак төзелеше, мәшгульлек мәсьәләләрен хәл итү, инфраструктураны үстерү юлы белән авылда калдыру мәсьәләләре беренче планга чыга».

Авыл территорияләрен үстерү һәм авыл халкына ярдәм мәсьәләләре, дип басым ясады Татьяна Ларионова, узган ел социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү, фикер алышу өчен төзелгән Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары депутатларының дискуссия мәйданчыгында да каралачак. «Дискуссион мәйданчыкның төп максаты - регионара һәм федераль дәрәҗәдә уртак механизмнар эшләү, шул исәптән законнар чыгару да», - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

Моннан тыш, якын арада депутатлар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау, Татарстанның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карауны планлаштыралар. Декабрьдә "Хатын-кыз игътибары" телефон кайнар линиясе узачак. Гадәттәгечә депутатлар инвалид хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе”, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның  “Кулга тотыныйк, дуслар” фестивален, ә декабрьдә дәүләт кайгыртуына мохтаҗ балалар өчен Республика хәйрия чыршысы оештыралар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International