Дәүләт Советында үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча фикер алыштылар

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе, 14:34

Бүген Дәүләт Советында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, парламент депутатлары катнашында түгәрәк өстәл форматында үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын кертү турындагы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты инициативасы буенча узган түгәрәк өстәл утырышын профильле комитет рәисе Леонид Якунин алып барды.

"Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" Федераль закон 2018 елның ноябрендә кабул ителгән. 2019 елда Татарстан илнең һөнәри керемгә салымны сынау буенча дүрт "пилот" регионының берсенә әйләнде. "Үзмәшгуль" гражданнарны легальләштерү механизмнарын гадиләштерүче закон республика территориясендә өч елга якын гамәлдә.

Хәзерге вакытта Татарстанда 165 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән, бу ел башыннан бирле генә дә 62 меңнән артык кеше теркәлгән. Үзләренә эшли торган төп эшчәнлек төрләре - төзелеш, ремонт, йөк ташу, матурлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр. Бу хакта түгәрәк өстәл утырышында ТР Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов сөйләде. "Үзмәшгульләр тарафыннан 29 млн. сумнан артык суммага чек сугылган, үз-үзенә эшләүчеләрдән алынган гомуми керем 37,6 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. 1 млрд. сумнан артык салым түләнгән», - диде Эмиль Хисмәтов.

Эмиль Хисмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстанда региональ проект кысаларында үзмәшгульләргә ташламалы ставка буенча микрозаймнар, поручительлекләр бирү, «Минем бизнес» үзәге базасында үз-үзләренә эшләүче гражданнарга мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтү, субсидияләр бирү кебек финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Быел 3,5 мең кеше консультация алган. Шулай ук үзмәшгульләр өчен ярминкәләр дә оештырылган, анда алар 690 мең сумнан артык продукция сатканнар.

Профильле министрлык фикеренчә, шәхси бизнесны үстерү өчен ярдәмнең нәтиҗәле чарасы булып, үз-үзләренә эшләүчеләр өчен укыту программалары тора. 2021 елда 2,5 мең үзмәшгуль укыту программалары узган. Үз-үзләрен эшләүчеләр өчен шулай ук кулинария сәнгате, фотога төшерү, тайм-менеджмент, SMM, видеомонтаж, сату һәм финанс белеме буенча гамәли мастер-класслар циклы да гамәлгә ашырыла. Барлыгы мастер-классларда төрле форматларда 2 меңнән артык үзмәшгуль катнашкан.

Үз-үзләренә эшләүчеләргә финанс ярдәме кайбер механизмнар, шул исәптән ТР Гарантия фонды һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды  аша гамәлгә ашырыла. "Бу җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән үзмәшгульләр өчен поручительлек, алар Гарантия фондыннан 50 млн. сумга кадәр поручительлек алырга мөмкин, - диде Эмиль Хисмәтов, - шулай ук Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды тарафыннан Россия Банкының 1/2 төп ставкасы буенча 500 мең сумга кадәр ташламалы микрозайм бирелә".

Гамәлдәге ярдәм чаралары үз-үзләренә эшләүчеләрдән салым кертемнәре өлешендә уңай динамикага ирешергә мөмкинлек биргән. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Камзеева сөйләде. Республика бюджетына 2021 елның 11 аенда 851,2 млн. сум салым кергән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча чагыштыру өчен һөнәри керемгә кергән салым суммасы 114 млн. сум тәшкил иткән, 2020 елда үзмәшгульләр  265,8 млн. сум түләнгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, үз-үзен эш белән тәэмин иткән салымнарның 63%ы җирле бюджетларга күчерелгән, 37%ы - Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына", - дип хәбәр итте Миләүшә Камзеева.

Тулаем алганда, республика территориясендә үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын гамәлгә ашыру, һичшиксез, уңай нәтиҗә бирә, дип саныйлар парламентарийлар. Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләр саны арту факты үзе дә экспериментның уңай динамикасы турында сөйли.

Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә республикада гамәлдә булган үзмәшгульләргә ярдәм чараларын мониторинглау эшен дәвам итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International