Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы булды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе, 15:48

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында төзелеш тармагын цифрлаштыру турында сүз барды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев чыгыш ясады. РФ хөкүмәтенең 2022 елның 1 гыйнварыннан 331 номерлы карары нигезендә дәүләт заказы объектларында BIM-технологияләрне мәҗбүри куллану (корылмаларны мәгълүмати модельләштерү) кертелде. Объектның мәгълүмат моделен төзү һәм алып бару заказчы, төзүче һәм эксплуатацияләүче оешма өчен, төзелеш, реконструкция өчен проект документларын әзерләү турында шартнамәләр төзегәндә, дәүләт оборонасы һәм иминлеге мәнфәгатьләрендә төзелә торган капиталь төзелеш объектлары искәрмә булып тора.

BIM-технологияләр барлык типтагы биналар һәм корылмалар төзү өчен кулланыла. BIMда проектлаштырганда бинаның өч үлчәмле моделе барлыкка килә, ул конструкцияләр, материаллар, коммуникацияләр турында бөтен мәгълүматны үз эченә ала, дип аңлатты министр урынбасары. 

"Цифрга" күчү дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, дәүләт заказчылары, проект һәм төзелеш оешмалары арасында белгечләр әзерләүнең сыйфатын күтәрүне таләп итәчәк, дип билгеләп үтте Владимир Кудряшев. Профильле министрлык мәгълүматлары буенча 1 622 белгечне укытырга кирәк.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Төзелеш тармагын цифрлаштыру. BIM технология һәм капиталь төзелеш объектларының тулы тормыш циклы"  мәсьәләсе буенча "Татинвестгражданпроект" ДУП мәгълүматын тыңлап фикер алышканнан соң комитеты мәгълүматны игътибарга алырга карар чыгарды.

Бүген утырышта шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды, аны профиль комитет рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

447 номерлы Федераль закон реконструкция тулысынча яисә өлешчә РФ субъекты бюджеты хисабына башкарыла торган төгәлләнмәгән төзелеш объекты, төгәлләнмәгән төзелеш объектларның региональ реестрына кертелергә тиеш, дип каралган. Закон проекты тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының вәкаләтләре исемлеге төзелеп бетмәгән капиталь төзелеш объектларының һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле авария объектларының региональ реестрын төзү һәм алып бару вәкаләтләрен тулыландыру тәкъдим ителә.

«Әлеге мәсьәләне без Дәүләт Советы сессиясенең алдагы утырышына, республика шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертеп, чыгарырга ниятлибез, - дип басым ясады Александр Тыгин. - Бүгенге көндә республикада йөздән артык төзелеш объекты төгәлләнмәгән, аларны алга таба мониторинглау өчен әлеге реестрга кертергә кирәк».

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International