Журналистларга "чүп-чар" реформасына ярдәм итү буенча Идел буе кануннарын чыгаручыларның инициативалары турында сөйләделәр

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе, 14:48

Бүген Дәүләт Советында каты коммуналь калдыклар белән эш итү турындагы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең "чүп-чар" реформасының кайбер аспектлары турында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев мәгълүмат бирде.

Билгеле булганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы ККК белән эш итүнең яңа системасына күчте. Мондый күчешкә әзерлек кысаларында кирәкле норматив хокукый актлар расланды, ике региональ оператор сайлап алынды: 22 муниципаль районны һәм «Чаллы» шәһәр округын берләштерүче көнчыгыш зонада «Гринт» ҖЧҖ һәм көнбатыш зонада «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ, (21 муниципаль район һәм «Казан» шәһәр округы), бердәм тарифлар билгеләнде.

Әмма, Александр Тыгин әйтүенчә, калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә ашыруда бик күп проблемаларны ачыкланган, алар федераль дәрәҗәдә хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советы Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышын уздыру инициативасы белән чыкты. Утырыш йомгаклары буенча Идел буе төбәк парламентлары җитәкчеләре федераль законнарга һәм федераль хөкүмәт карарларына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кабул итте.

Азат Хамаев искә төшергәнчә, нуленче еллар башында республикада ККны күмү өчен 37 полигон төзелгән булган. Аларның күбесе хәзерге вакытта тулган. Парламентарий фикеренчә, калдыкларның аерым төрләре белән эш итүнең нәтиҗәле "совет" тәҗрибәсен, ягъни аерым төр калдыкларны заготконторларда киң куллану предметларына алмашуны инкяр итәргә ярамый. "Калдыкларны эшкәртүгә тапшырганнар өчен бүләкләү чараларын карарга кирәк, - дип басым ясады ул. - Халыкның кызыксынуы кирәк. Әгәр дә кеше моңардан күпмедер экономия ала икән, ул моның белән шөгыльләнәчәк. Без үзебезнең чыгымнарны да, тарифларны да саный белмибез. Бу әйберләрне тормышка кертә башларга кирәк".

Предприятиеләрнең җитештерү эшчәнлегендә калдыкларны куллану мәсьәләсенең актуальлеге турында сөйләгәндә, спикерлар калдыкларны кыйммәтле һәм файдалы продукция сыйфатында файдаланырга мөмкин, дип ассызыкладылар. 2030 елга булган яңа экологик таләпләр нигезендә республикада чыгарылган чүп-чарның яртысы эшкәртелергә тиеш.

Идел буе закон чыгаручылары тәкъдимнәре арасында, Александр Тыгин һәм Азат Хамаев әйтүләренчә, яшеллекне (ботаклар, яфраклар, агач калдыкларын) чистарту процессында барлыкка килгән калдыкларны чыгару проблемасы бар. Бер яктан, торак пунктларда ботакларны яндыру тыелган, икенче яктан, аларның ККК статусы юк.

Төзелеш чүп-чары белән дә шундый ук хәл. Федераль дәрәҗәдә төзелеш калдыклары белән эш итүне тулысынча җайга салу юк.

"Региональ операторның гражданнарның шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге проблемасы бар, шул исәптән торак бинада яшәүчеләрнең саны турындагы мәгълүматка да, - дип хәбәр итте Александр Тыгин. - Бу ККК белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә, әлеге хезмәт өчен түләүгә счетлар куюга, шулай ук бурычларны түләтүгә кулланучылар белән шартнамәләр төзегәндә билгеле бер кыенлыклар тудыра. Шулай ук федераль законнарда чүп-чар чыгаруга шартнамә төзүдән читләшкән өчен юридик затларның җаваплылыгы каралмаган".

Илдә ТКО өлкәсендә бизнес-модель булмау сәбәпләре турындагы журналистларның сорауларына җавап биреп, Александр Тыгин ТКО да милек хокукы булмауны реформаның төп тормозларының берсе дип атады. Бүген калдыклар җитештерүче теләсә кайсы кулланучы аларны үзенең милке дип саный һәм үз карамагына җитәкчелек итә ала (макулатура, пыяла, пластик калдыкларны кабул итү ноктасына бирү һ.б.). Нәтиҗәдә  бу бизнес өчен тиешле инфраструктурага инвестицияләр отышсыз итә.

Реформаның барлык мәсьәләләрен законнар белән җайга салу максатларында Татарстан закон чыгаручылары федераль законнарга һәм хөкүмәт карарларына күп санда үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыкты. Шул исәптән ККК милекчесен билгеләү һәм ККК белән эш итү инфраструктурасы объектларына милек хокукын билгеләү; үсемлек калдыкларыннан булган "яшел" калдыкларны ККК га кертү; ККК күләмен коммерцияле исәпкә алу ысулын корректировкалау; калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү объектларын төзү проектларына шәхси инвестицияләрне җәлеп итү өчен аларның экотехнопарклары базасында киләчәктә төзекләндерү мөмкинлеге булган шартлар тудыру һәм башкалар.

Матбугат конференциясендә катнашучылар журналистларны закон чыгару инициативаларын һәм кабул ителгән карарларны алга табан алып бару турында мәгълүмат бирәчәкләрен ышандырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International