Хәзерге шартларда республиканың икътисадый үсеше мәсьәләләре каралды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе, 12:53

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бүгенге утырышында депутатлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, контроль мәсьәләләрне һәм кайбер закон проектларын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисапны комитет утырышында ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, милли проектларны гамәлгә ашыру, республика программаларын үтәү һәм федераль хөкүмәт ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан икътисады узган ел пандемиягә хәтле чор күрсәткечләренә җитте. Республиканың тулаем региональ продукты күләме, 2020 ел дәрәҗәсенә карата 3,9 процентка артып, 3 трлн 354 млрд сумнан артык тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,5 % тәшкил итте. Ел дәвамында татарстанлыларның уртача хезмәт хакы 5,8 процентка артты.

Министр урынбасары шулай ук санкция басымы шартларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү өчен ил һәм республика хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде. Агымдагы елга башкарма хакимият органнарының төп бурычлары дип Наталья Кондратова халыкны беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итүне, логистик схемалар бозылган шартларда җитештерү предприятиеләренең өзлексез эшен саклауны, кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә яңа шартларга яраклашуда ярдәм итүне һәм башкаларны атады.

Хөкүмәт хисабы турында фикер алышуда парламент комитеты җитәкчесе Шакир Яһудин, депутатлар Илдар Шамилов, Рөстәм Абдулхаков, Игорь Бикеев һәм комитет каршындагы экспертлар советы җитәкчесе Валентин Паймухин катнашты, алар икътисадый вәзгыятьнең начараюына юл куймау буенча конкрет планнар һәм чаралар белән кызыксындылар.

«Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру кирәклеге турында ТР Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга мөрәҗәгатен гамәлгә ашыру барышы турында» контроль сорауны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, 8 апрельгә ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен Россиянең 12 субъекты төбәк парламентлары хуплаган. Хәзерге вакытта, Россия Хөкүмәте кушуы буенча, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының финанс-икътисад департаменты һәм тыл департаменты тиешле федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны комитет игътибарга алды.

Комитет утырышында шулай ук «2022 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын үтәү барышы турында» контроль мәсьәлә, бер республика һәм өч федераль закон проекты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарлары проектлары каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International