Баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында закон проекты кабул ителде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 14:33

Бүген бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Светлана Вострикова һәм Алсу Нәбиева тарафыннан кертелгән.

Закон проектын тәкъдим итеп, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, документның Татарстан Республикасы территориясендә бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең төп гарантияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган аерым хокукый мөнәсәбәтләрне регламентлаштыру максатларында эшләнгән булуын аңлатты.

Шулай итеп, «Россия Федерациясендә бала хокукларының  төп гарантияләре турында» 1998 елның  24  июлендәге 124-ФЗ номерлы  Федераль законның 13 статьясын гамәлгә ашыру максатларында закон проектында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы тарафыннан Татарстан Республикасының дәүләт милке һәм (яисә) муниципаль милек булып торган балалар өчен социаль инфраструктура объектын реконструкцияләү, модернизацияләү, аның билгеләнешен үзгәртү яисә аны бетерү турында, шулай ук балалар өчен социаль инфраструктура булдыручы Татарстан Республикасы дәүләт оешмаларын, муниципаль оешмаларны үзгәртеп төзү яисә бетерү турында карар кабул итү тәртибе билгеләнә. Карар кабул итү балаларның тормыш эшчәнлеген, аларга белем бирүне, аларны үстерүне, ялын һәм аларны савыктыруны, аларга медицина ярдәме күрсәтүне, балалардагы авыруларны профилактикалауны, аларны социаль яклауны һәм аларга социаль хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен мондый карарның нәтиҗәләрен бәяләү комиссиясенең уңай бәяләмәсе нигезендә рөхсәт ителә.

Карар кабул итү нәтиҗәләрен бәяләүне, әлеге бәяләүнең критерийларын кертеп, үткәрү тәртибен, мондый карарның нәтиҗәләрен бәяләү комиссиясен төзү һәм аның тарафыннан бәяләмәләр әзерләү тәртибен билгеләү вәкаләтләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына йөкләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International