Казанда Архангельск зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

2022 елның 9 мае, дүшәмбе, 09:25

Бүген, Җиңү көнендә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, Казанның Архангельск зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды.

Алар «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпиталендә үлгән чит ил хәрбиләренә истәлекле билгегә чәчәк салды. Тантанада Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда республика халкын бәйрәм белән котлады һәм Җиңү көнен «Россия халкының геройлык символы» дип атады.

«Ватанны саклаучыларның каберләренә чәчәкләр куеп, без Бөек Ватан сугышында һәлак булган меңләгән татарстанлыны искә алабыз. 700 меңнән артык якташыбыз сугышка киткән, һәм аларның яртысына якыны кире кайтмаган. Алар турында хәтер мәңге халык йөрәгендә яшәячәк», - диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук татарстанлыларның, сугыш ветераннарына ихтирам һәм рәхмәт белдереп, әлеге бәйрәмне гадәттәгечә лаеклы үткәрүләренә игътибарны юнәлтте. «Кызганычка, ветераннар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре елдан-ел кими бара, әмма бүгенге буын өчен аларның истәлекләренең кадере арта», - дип йомгаклады ул.

Архангельск зиратына чәчәкләр салучылар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты башлыгы урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы урынбасары Александр Чубаров бар иде. Шулай ук акциягә Казан башкарма комитеты, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре дә кушылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International