Округларда депутат атнасы

2022 елның 11 мае, чәршәмбе, 09:58

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, парламентарийлар ветераннарны бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, депутатлар гражданнарны кабул иттеләр һәм үз округларында  очрашулар уздырдылар.

9 майда Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев эш визиты белән Әлмәт районында булды, анда ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Традиция буенча бәйрәм «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында чәчәкләр салудан башланды, аннары Ленин мәйданында тантаналы митинг һәм Җиңү Парады узды. Ленин урамында «Үлемсез полк» акциясе узды, аның кысаларында фронтлардан әйләнеп кайтмаган меңнән артык якташларын искә алдылар. Шул ук көнне Марат Галиев "Ветеранга шалтырату" акциясендә катнашты, телефон аша Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Даниловна Березинаны котлады.

7 майда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Мариупольдән гаиләсе белән Казанга килгән Бөек Ватан сугышы ветераны янына барды. 92 яшьлек Василий Яковлевич Панюта кызы һәм оныклары белән Казанга Мариупольдән мөстәкыйль рәвештә килгән. Аларны туганнары сыендырган. Гаилә Татарстан башкаласында урнашып калырга  һәм Россия гражданлыгын алырга ниятли.

Камил Садриев ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, г бүләкләр тапшырды. «Без сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Бу безнең изге бурыч. Без фашизмны җиңгән ветераннарның фидакарьлегенә һәм батырлыгына сокланабыз", - диде Камил Садриев.

6 май көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендә Җиңү көне уңаеннан бәйрәм митингы узды. Дәүләт Советы депутатлары, 101 нче мәктәпнең яшьармиячеләре, педагоглар һәм укучылар тантаналы рәвештә монументка чәчәкләр салдылар. Моннан тыш, Казан мәктәпләре укучылары ветераннарга үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары исеменнән ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

6 май көнне Казанда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү проспекты» дип аталган  интерактив программа узды. Интеллектуаль-иҗади программада Казанның Идел буе, Мәскәү, Совет һәм Авиатөзелеш районнарыннан мәктәп һәм гимназияләрнең югары сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Билгеле бер вакыт эчендә командалар Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгына багышланган хәрби листок ясарга, тарихи викторина сорауларына җавап бирергә, сугыш еллары җырларын искә алырга, «Халык хәтере», «Халык батырлыгы» архив сайтлары белән эшләргә өйрәнергә һәм башка биремнәрне үтәргә тиешләр иде.

Викторинада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова катнашты. Ул укучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады һәм аларның  Ватаныбызның чын патриотлары булуларын теләде. "Мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү интеллектуаль-уен практикасы ярдәмендә шәһәребездә тагын да киңрәк тарала бара. Гамәли тәҗрибә күрсәткәнчә, бары тик мөстәкыйль иҗади эшчәнлектән соң  ирешкән белемнәр генә иң тирән була», - диде Ольга Воронова.

6 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Чүпрәле районында эш сәфәренлә булды, анда гражданнарны кабул итте, «Солнышко» балалар бакчасында булды, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты. 

Гражданнарны кабул итү кысаларында депутатка бер гражданин документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Район өчен хәл гадәти: ул җир кишәрлегендә йорт төзегән, әмма җир участогы чикләре буталу сәбәпле, хокук билгели торган документлар ала алмый.

Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасында депутат балаларны тукландыруның ничек оештырылуы белән танышты, журналлар, хәвеф сигнализациясе һәм видеокүзәтү эшен тикшерде. Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, балалар куркынычсызлыгын тәэмитн итү чараларын көчәйтергә кирәк.

5 майда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан шәһәренең Совет районында яшәүче Софья Яковлевна Порсева белән очрашты, аны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.

София Яковлевна фронтка "чыгарылыш вальсы" ннан соң ук эләгә. Сугышта 307 нче укчылар дивизиясе радисты була. Берничә тапкыр үлемнән котылып кала, «Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен» һәм Курск дугасы астында көрәшкән өчен медальләр белән бүләкләнә. Медицина фәннәре кандидаты, сугыш тәмамланганнан соң 30 елдан артык Казан Гидувында эшли.

5 майда тТрак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Биектау районында гражданнарны кабул итте. Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Бөреле җәнлек совхозында яшәүче бер ханым, сәламәтлеге бик нык какшап китү сәбәпле, финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Депутат кирәкле ярдәм күрсәтте. Шулай ук Биектау районында яшәүчеләр сугыш чоры балаларының хатирәләре буенча Истәлек китабын бастыру мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать иттеләр. Камил Садриев мөрәҗәгатьне эшкә алды.

Шул ук көнне Биектау районында авыл китапханәләренең китап фондларын яңарту буенча акция узды. Камил Садриев Коркачык авылы китапханәсенә 400 китап тапшырды.

4 майда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районына барды һәм ветеран Михаил Яковлевич Тихоновны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.

Михаил Яковлевич 1927 елның 2 маенда Татарстан ССРның Минзәлә районы Кадрәк авылында туа. 1944 елның ноябрендә запастагы 357 укчы полкы составында пулеметчы булып фронтка алына. 1946 елның сентябреннән 10139 нчы хәрби часть составында радиотелеграфист булып хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, шофер булып эшли. 1986 елдан Михаил Яковлевич лаеклы ялда, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә кулдан килгәнчә өлеш кертә. Хатыны белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Михаил Яковлевичның 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

1-3 майда Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Спас районына барды, анда ул чәчү эшләренең барышы белән танышты, шулай ук район хакимияте белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

25 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районында булды, анда гражданнарны кабул итте, яшь нурлатлыларга паспортлар тапшырды, шулай ук Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советының 18 нче сессиясе эшендә катнашты.

Кабул итү барышында депутатка «Татмедиа» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе Р.А. Гиняева күп балалы гаиләләрне чуаш телендә нәшер ителә торган «Туслах» район газетасына яздыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Людмила Рыбакова Урта Камышлы, Богдашкино һәм Түбән Чаллы авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен икенче яртыеллыкка язылу бүләк итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International