Пассажирлар йөртү турында республика законына үзгәрешләр керткәндә муниципалитетларның тәкъдимнәре исәпкә алыначак

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе, 15:09

Бүген Бөгелмәдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Бүген утырышта комитетның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.

Парламентның профильле комитеты әгъзалары бу ел дәвамында республиканың эре шәһәрләрендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташу мәсьәләләренең ничек хәл ителүен, тулаем алганда, транспорт схемасы ничек тормышка ашырылуын өйрәнделәр. Исегезгә төшерәбез, бу елның гыйнварында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә муниципалитетны җәмәгать транспорты эше өчен тәнкыйтьләде, шул исәптән Бөгелмәне дә тәнкыйть утына тотты. Еш кына пассажирлар йөртүчеләр килеп туган икътисади шартларга түзми һәм пассажирлар йөртү базарыннан китә. Автобусларның маршрутлардан югалуы, үз чиратында, социаль проблема булып тора, чөнки халыкның канәгатьсезлеге транспорт көтү вакытына бәрабәр рәвештә арта. Әйтергә кирәк, Бөгелмәдә автобуслар хәрәкәте интервалы 60-90 минут тәшкил итә.

Депутатлар бүген утырыш алдыннан Бөгелмә АТПсында эшләрнең торышы белән танышты. Предприятиенең автопаркында 40 берәмлек техника бар. Шәһәр маршрутларыннан тыш, АТП мәктәп автобусларында балалар йөртү белән дә шөгыльләнә. "Мәктәп автобуслары паркы республика программалары ярдәмендә үз вакытында яңартыла, - диде «Бөгелмә АТП» ҖЧҖ генераль директоры Олег Бебиков, - мәктәп маршрутларын үтәүдә әлләни проблемалар юк, төп проблема – D категориясе булган машина йөртүчеләр кытлыгы. Пассажирлар ташу буенча 11 шәһәр яны маршруты  буенча контракт йөкләмәләрен үтәү өчен без 13 берәмлек техника җәлеп итәбез, алар 2014 елда республика программасы буенча алынган".

Олег Бебиков автобус паркының искергән булуын төп проблемаларның берсе дип атады, чөнки транспорт чараларының  "яше" сигез елдан артып киткән. "Кагыйдә буларак, мондый транспорт чаралары еш ватыла һәм ремонтка зур чыгымнар таләп итә, чөнки хәзерге вакытта запас частьләр һәм аларга комплектлау өлешләре шактый кыйммәтләнде", - диде ул.

Комитет утырышында пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, республика муниципалитетлары транспорт проблемасы белән беренче ел гына очрашмый.

"Бүген Бөгелмәдә безнең комитет тулы бер «транспорт пакеты»н карый: бу - махсус тармак законы белән такси эше мәсьәләләрен беренче тапкыр җайга сала торган федераль инициатива да (моңа кадәр бу мәсьәләләр профильле булмаган законның аерым юлы белән генә җайга салына иде), моннан тыш, республика законына үзгәрешләр кертәбез, асылда, яңа закон кабул итәбез», - дип белдерде Александр Тыгин журналистларга.

Александр Тыгин фикеренчә, килеп туган транспорт проблемаларын хәл итүгә һәр муниципалитет үзенчәлекләрен исәпкә алып, системалы рәвештә якын килергә кирәк. Әйтик, Лениногорскида күп очракта гадәти автобус белән алмашка такси килгән. Шуңа бәйле рәвештә таксиның тулы кыйммәтле тармагын формалаштыру бик актуаль булып тора. "Такси "зиннәтлелек һәм кыйммәт" дип кабул ителми инде", - ди профильле комитет рәисе. Әмма тармакны закон нигезендә җайга салырга кирәк. Бүген кешеләрне зур автобус белән бер тукталыштан икенчесенә китерү кебек пассажирлар йөртү форматы үзгәрде, киңәйде».

Хәзерге вакытта республикада 164 муниципальара даими пассажирлар йөртү маршруты теркәлгән, барлыгы 45 пассажир йөртүче эшли, шул исәптән 15 эре автотранспорт предприятиесе. Пассажирларны 2 меңләп автобус йөртә, шуларның 164е шәһәрара маршрутларда эшли. Моннан тыш, республиканың эре шәһәрләрендә 472 берәмлек электр транспорты эшли, шул исәптән 249 трамвай, 208 троллейбус, 15 метрополитен поезды бар. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында автотранспорт предприятиеләре тарафыннан 20 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Автобусларның 60% тан артыгы 10 еллык. Хәрәкәттәге составның искерүе күп кенә АТПларның  зур проблемасы булып кала бирә.

Хәзерге вакытта профильле министрлыкта транспорт схемасын төзү һәм гамәлдәге маршрут челтәрен оптимальләштерү буенча эш алып барыла. Экспертлар фикеренчә, бу күп кенә проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Закондагы яңалыкларга килгәндә, мониторинг нәтиҗәсендә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында» республика Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнгән.  

Яңа исем астында аталачак «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүне оештыруның аерым мәсьәләләре турында» гы закон проекты дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары арасында даими пассажирлар йөртүне оештыру вәкаләтләрен яңадан бүлү турындагы яңа статьялар белән тулыландырыла. Аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан пассажирлар йөртүне оештыру буенча таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту башкарылачак. Моннан тыш, муниципалитетлар хәзер пассажирлар ташучылар белән килешү нигезендә пассажир транспорты тукталышлары урыннарын раслый алачак.

Александр Тыгин ассызыклаганча, эшләнелгән республика законы республика муниципаль районнарына вәкаләтләрне җентекләп бүлеп бирү һәм делегацияләү хисабына мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. "Бүген барлык муниципалитетларның да мондый мөмкинлекләре юк, - дип саный Александр Тыгин, – иң гади мисал – сезонлы ташу. Пенсионерлар өчен (һәм алар өчен генә түгел) дача –тормышның мөһим бер өлеше. Без аларны бакча кишәрлекләренә алып килергә, аннары аларны алган уңышалары белән кабат өйләренә кайтарырга тиеш. Ә муниципалитетка бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? 3 айга транспорт, машина йөртүчене ничек табарга, аңа ничек хезмәт хакын түләргә? Әзерләнгән закон муниципалитетларга моны хәл итү мөмкинлеген тудыра».

Профильле комитет рәисе билгеләп үткәнчә, Россиядә бу мәсьәләне хәл итә алган төбәкләрнең мисаллары бар. Бу акча мәсьәләсе генә түгел, бу идарәче карарлар да", - диде Александр Тыгин.

Закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында беренче укылышта каралачак. Бүген парламентарийлар муниципалитетлар вәкилләренә үз төзәтмәләрен 27 июньгә кадәр җибәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Бүген комитет утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, федераль закон чыгаручы тарафыннан, тышкы санкция басымы шартларында хуҗалык итү субъектларына ярдәм итү максатыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 15 апрелендәге 92-ФЗ номерлы Федераль законда каралганча,  автомобиль юллары буенча хәрәкәт итү өчен махсус рөхсәт авыр йөкле транспорт чаралары  күчәренә йөкләнеш моңа кадәр рөхсәт ителгән ике проценттан ун процентка кадәр булганда бирелә.           Закон проектында шундый ук үзгәрешләрне Татарстан Республикасы Законының 28 статьясына кертү тәкъдим ителә, әлеге статья авыр йөкле һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чараларының автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итү тәртибен җайга сала.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты республика законнарын федераль закон белән тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Документ субъект территориясендә урнашкан һәм торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру буенча расланган региональ программаларда каралган газүткәргечләр һәм газ бүлү станцияләренең территориаль планлаштыруның төбәк схемаларында чагылыш табачагын билгели.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International