Финанс министрлыгы республика бюджеты үтәлеше турында: вәзгыять тотрыклы

2022 елның 7 июне, сишәмбе, 11:56

Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Анда парламентарийлар 2021 елга республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар ТР Бюджет кодексына һәм кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы дәвам итә торган республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырышта депутатларга агымдагы елның беренче кварталында ТР бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында хисап та тәкъдим ителде.

"Узган ел республика өчен финанс ягыннан тотрыклы булды, – дип басым ясады финанс министры Радик Гайзатуллин, – керемнәр динамикасы уңай, 2020 ел белән чагыштырганда, үсеш 80 млрд. сум тәшкил итте. Соңгы  6-7 елда без табышка салымның иң күп керүен күзәтәбез. Бу безнең компанияләр эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйли. НДФЛ керемнәренең артуы шулай ук предприятиеләрнең, физик һәм юридик затларның хезмәт хакын вакытында түләп, салымнарны күчереп, тотрыклы эшләүләрен күрсәтә. Быел бюджет үтәлеше шулай ук штат режимында бара".

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисап Татарстан Президенты тарафыннан республиканың Бюджет кодексы нигезендә кертелгән. "Консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 410,9 млрд. сум мобилизацияләнгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 336,1 млрд.сум, - диде профильле министрлык башлыгы, - Татарстан Республикасы бюджетының керем өлеше 355,2 млрд. сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 280,2 млрд. сум».

Консолидацияләнгән бюджетның салым керемнәрендә, Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, табышка салым иң күп күләмле булып тора, ул 119,5 млрд.сум күләмендә кергән. Шулай ук консолидацияләнгән бюджетка физик затлар кеременә 98,2 млрд.сум салым кергән, Татарстан Республикасы бюджетына – 69 млрд. сум.

Узган ел бюджетның кире кайтарылмый торган керемнәре 75 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан - 73,5 млрд.сум. "Кергән барлык федераль акчалар максатчан булып тора – алар үз билгеләнешләренә туры китереп җибәрелде", – дип ассызыклады министр. 

Узган ел консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 398,1 млрд. сум тәшкил иткән, республика бюджеты – 343,6 млрд.сум. «Илкүләм икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 111,9 млрд.сум күләмендә үтәлгән (консолидацияләнгән бюджет буенча – 118,9 млрд. сум). Социаль өлкәне финанслауга консолидацияләнгән бюджеттан 234,4 млрд.сум (чыгымнарның гомуми күләменең 58,9%), республика бюджетыннан 179,4 млрд. сум җибәрелгән.

"Татарстан Республикасы дәүләт бурычына килгәндә, узган ел нәтиҗәләре буенча аның күләме 96,6 млрд.сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин, - әлеге күләмнең 89% ын озак вакытка исәпләнгән федераль бюджет кредитлары тәшкил итә".

"Гомумән алганда, узган ел республика өчен уңышлы булды, – дип нәтиҗә ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. – Соңгы өч елда финанс өлкәсендә бу иң уңышлы ел».

Республиканың финанс министры агымдагы елның беренче кварталында бюджет үтәлеше мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстан Республикасы бюджетына кергән табышка салым 34,5  млрд. тәшкил иткән. Әһәмияте буенча бюджет кеременең киләсе чыганагы – физик затларның кеременә салым. Елның беренче өч аенда ул республиканың берләштерелгән бюджетына 23,8 млрд. сум,  республика бюджетына – 16,7 млрд. сум  күләмендә кергән. Акцизлардан керем берләштерелгән бюджетта 9,3, республика бюджетында 8,9 млрд. сум тәшкил иткән. Мөлкәткә салым берләштерелгән бюджетка 10 млрд. сум күләмендә тупланган, республика бюджетына исә ул 8,1 млрд. сум күләмендә җыелган. Бердәм керемгә салымнар республиканың берләштерелгән бюджетында 4,1 млрд. сум тәшкил иткән.

Аерым алганда, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 85 млрд. сум, республика бюджетына  72,2 млрд. сум күләмендә тупланган.

Консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре – 3 млрд. сум, республика бюджеты – 1,2 млрд. сум тәшкил итте. Кире кайтарылмый торган керемнәрнең суммасы – 8,1 млрд. сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 6,9 млрд.сум.

Бюджетның чыгым өлешенә килгәндә, финанс министры әйтүенчә, бу елның беренче кварталында, нигездә, беренчел юнәлешләр финансланган. Консолидацияләнгән бюджет чыгымнарының гомуми суммасы 95,1 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары – 80,1 млрд. сум. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар тулы күләмдә 18,2 млрд. сум бүлеп бирелгән. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр беренче кварталны кичектерелгән кредит бурычыннан башка төгәлләгәннәр.

Беренче кварталда тупланган керемнәр, ел башына калган бюджет акчалары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын тулысынча һәм үз вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән. Министр беренче квартал нәтиҗәләре буенча, дәүләт һәм муниципаль учрежденияләренең кредитор бурычлары юк дип белдерде.

Радик Гайзатуллин шулай ук 2022 елның 5 аенда бюджет үтәлеше белән дә таныштырып үтте. 2022 елның гыйнвар - май айларында берләштерелгән бюджетка тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр күләме – 151,5 млрд. сум тәшкил иткән. "Тулаем алганда, динамика уңай, планлаштырылган барлык чыгымнар да тулы күләмдә финанслана", - дип басым ясады  ул.

Гадәттәгечә, республика бюджеты үтәлеше турындагы хисап буенча фикер алышу белән бер үк вакытта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында хисап та карала. 2021 елда Фонд керемнәре – 67,4 млрд.сум, чыгымнар – 67, 096 млрд. сум тәшкил иткән. Профицит – 336,9 млн. сум тәшкил иткән. Агымдагы елның беренче кварталында фондка 20 млрд. сум табыш кергән. Чыгымнар 13,5 млрд. сум тәшкил иткән.

Комитет утырышында шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 5 статьясына һәм беренче укылышка әзерләнгән салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында Законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Закон проекты белән бакчачылык ширкәтләренең милкенә (гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата), шулай ук сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата оешмаларны салымнан азат итүне озайтырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташламалы салым ставкалары озайтыла. Татарстан Республикасында республика икътисадының реаль секторындагы төп тармакларга ярдәм итү максатларында эшчәнлекләрен эшкәртү производстволарында, электр энергиясе, газ һәм су җитештерүдә һәм бүлүдә, шулай ук төзелештә алып баручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен әлеге салым  буенча салым ставкасы 5 процент күләмендә билгеләнгән. Мондый махсус салым режимын кулланучы һәм салым салу объекты сыйфатында чыгымнар күләменә киметелгән керемнәрне сайланган калган салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 15тән 10 процентка кадәр киметелә. Түбәнәйтелгән салым ставкалары 2024 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

Комитет утырышында каралган ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле. Аерым алганда, Татарстан Бюджет кодексы, төбәк яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү яки капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган очракта, трамвай юлларын ремонтлау, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә республиканың Юллар фонды акчаларын юнәлдерелергә мөмкинлек бирә торган нигезләмә белән тулыландырыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юллар фонды акчаларын мондый төр эш башкару өчен җирле бюджетларга субсидияләр бирү мөмкинлеге карала. Шулай итеп, шәһәр рельс транспорты инфраструктурасын яңарту һәм үстерү өчен шартлар тудырыла.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International