Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессы үз эшен башлады

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе, 17:27

Бүген Татарстан башкаласында Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессы-2022 эшли башлады, ул Евразия интеграциясе процессларын тирәнәйтүгә һәм киңәйтүгә багышланган. Конгрессның пленар утырышында катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

"Быел унынчы тапкыр узучы конгресс кайчандыр Евразия интеграцион трегының казанышлары һәм проблемалары турында иҗтимагый форум буларак башланган иде,  тора-бара ул фәнни-гамәли форумга әверелде, ә аннары даими конгресс булды, - дип шәрехләде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. - Хәзерге вакытта халыкара мөнәсәбәтләрнең глобаль системасы тамырдан үзгәреш кичерә. Көнбатышның кайбер илләре белән дәүләтара багланышларның кимүе  һәм Россия Федерациясенең көнбатышныкы булмаган интеграцион берләшмәләр (беренче чиратта БДБ, ШОС, БРИКС, Ефәк юлы икътисадый поясы төркеме) мәйданчыкларында хезмәттәшлек дәрәҗәсе күтәрелүе шартларында региональ мөнәсәбәтләрне  ныгыту аеруча кыйммәткә ия".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, конгресс мәйданчыкларында хезмәттәшлек Россияне халыкара изоляцияләү һәм аның тышкы икътисадый элемтәләрен бетерү омтылышларына каршы тору юлларын эзләү өчен генә түгел, бәлки ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен дә хезмәттәшлек итү мөһим. Бу яктан караганда, конгрессның актуальлеге берничә тапкыр арта. "Новациягә инвестицияләр кертү һәм яңа технологияләр булдыру ресурсларны үстерү өчен стратегик яктан зур әһәмияткә ия. Баланслы финанс сәясәте, нәтиҗәле менеджмент һәм барлык кызыксынучы якларның гамәлләрен килештерү бизнес-мохитне яхшыртуга ярдәм итәчәк", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Геосәяси чынбарлык шартларында икътисади эшчәнлекнең яңа формаларын гамәлгә кертү буенча Татарстанның уникаль тәҗрибәсе турында сөйләп, Фәрит Мөхәммәтшин икътисади һәм финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен ЕАЭС илләре көчләрен берләштерергә тәкъдим итте. "Россия Федерациясенең беренче субъектлары арасында без ачыктан-ачык үз максатларыбызны һәм юнәлешләребезне, конкурентлык өстенлекләребезне билгеләдек, үсеш драйверларын ачыкладык, - дип басым ясады ул. - Күп кенә актуаль сораулар буенча шаблон булмаган карарлар вакыты җитте. Бүгенге форум безгә конкрет тәкъдимнәр белән чыгарга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Татарстан Республикасы нигезендә Евразия фәнни-аналитик һәм мәгълүмат үзәген төзү инициативасы креатив фикерләүне формалаштыруның мөмкин булган механизмнарыннан берсе була алыр иде. Мондый үзәк "урыннарда" кадрлар потенциалын көчәйтүгә, белгечләрне Евразия һөнәри челтәренә кертүгә, интеграцион тректа консенсус инициативаларына оператив мөнәсәбәт күрсәтүгә ярдәм итә алыр иде. ".

Фәрит Мөхәммәтшин конгресс йомгаклары фәнни даирәләрдә һәм сәясәтче-практиклар арасында җентекле фикер алышу предметы булачагына ышаныч белдереп, Россиянең чит ил партнерлары белән дәүләтара хезмәттәшлекне интенсификацияләүнең күп кенә юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның һәм БДБ катнашучы дәүләтләрнең парламент ассамблеясе советы генераль секретаре Дмитрий Кобицкийның сәламләвен ирештерде. Россия тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы үз юлламасында билгеләп үткәнчә, Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессы тәҗрибә алмашу, ЕАЭС үсеше өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу, яңа чынбарлык нигезендә аның трансформациясе өчен бик яхшы мәйданчык булып тора. "Евразия икътисади берлеге эшчәнлеген камилләштерүгә өлеш кертә алырсыз, ә сез әйткән идеяләр һәм тәкъдимнәр кирәкле булачак һәм безнең интеграцияне тирәнәйтергә һәм аның максатларына ирешергә ярдәм итәчәк", - диелә Сергей Лавровның сәламләвендә.

Конгресс РФ Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Фәннәр академиясе, Россиянең Ирекле икътисадый җәмгыяте катнашында ТР Икътисадый җәмгыяте тарафыннан оештырылды.

Конгрессның максаты - Евразия интеграциясенең фәнни платформаларын булдыру, Евразия интеграциясе процессларын алга җибәрүдә хакимиятнең, фәннең һәм икътисадның реаль секторының, иҗтимагый оешмаларның көчләрен берләштерүче даими эшләүче эксперт-аналитик мәйданчык булдыру, Евразиядә интеграцион процессларны оптимальләштерү, гомуми социаль-гуманитар һәм мәдәни киңлекне институциональләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International