«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 10:25

Бүген ТР Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды, анда парламентарийлар агымдагы елның икенче яртыеллыгында эш планы буенча фикер алыштылар. Утырышны әлеге төркемнең җитәкчесе Артур Габделҗанов алып барды.

Утырыш барышында депутатлар «Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеме һәм «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының «Татарстан һөнәрләре навигаторы»цифрлы платформасын булдыру турында уртак утырышын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, чара республикада Президент Рөстәм Миңнеханов игълан иткән цифрлаштыру елына багышланган.

Шушы араларда депутатлар төркеме тарафыннан «КАМАЗ»заводына күчмә утырыш уздыру планлаштырыла. Депутатлар автомобиль һәм двигательләр җыю заводында, укыту-технология комплексында һәм башка объектларда булачак. Шунда ук «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру факторы буларак сакчыл җитештерү»темасына түгәрәк өстәл уздырырга ниятлиләр.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International