Фәрит Мөхәммәтшин чаллылыларны Сабантуй белән котлады

2022 елның 18 июне, шимбә, 14:26

Бүген Яр Чаллыда татар халкының  милли бәйрәме – Сабан туе узды. Республиканың иң матур мәйданнарының берсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кунак булды.

Чаллы халкы  бәйрәм узачак яр буе паркына  иртәдән  үк җыела башлады, биредә «Әкият» һәм «Авылкаем»  мәйданчыклары оештырылган иде. «Әкият» балалар шәһәрчеге мәйданында автошәһәр балалары яраткан  геройлары белән әкият дөньясына чумып, интерактив һәм милли уеннарда катнашып мәш килделәр. Мәйданчыкта шулай ук шәһәрнең  танылган балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылган иде.

Кунакларны яңартылган "Авылкаем" мәйданчыгы да каршы алды. XIX гасыр башындагы татар йортында сондыклар, самоварлар һәм кулдан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе эшли. Монда ук йон тетү, себерке бәйләү, урак, чалгы янау буенча мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.

Сабантуйның төп мәйданына барышлый парламент башлыгын җыр-биюләр белән төрле милләт вәкилләре каршы алды. 80 төрле халык өчен туган йортка әверелгән Яр Чаллыда Сабантуй күптән инде уртак бәйрәмгә әверелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың депутатлар корпусы исеменнән сәламләде.

"Республикада һәм тулаем ил буенча киң колач белән  халкыбызның милли  бәйрәме  Сабан туе уза, –  дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Быел ул аеруча оешкан төстә һәм күп кеше катнашында уза, без аны сагынып көтеп алдык. Чаллылыларның ил алдында  горурланырлык эшләре бар, аларның республика икътисадына, социаль һәм мәдәни үсешкә керткән өлеше бик мөһим һәм әһәмиятле».

Яр Чаллы – үсеш алган сәнәгате булган, халык саны буенча Татарстанның икенче шәһәре.  "Санкцияләр аркасында килеп туган мәсьәләләрне чаллылылар да җиңел генә кичерми, әмма  алар үз чишелешен таба, –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Автошәһәр җитәкчелеге һәм хезмәт коллективларының килешеп эшләве нәтиҗәсендә шәhәр бу бәйрәмне лаеклы каршы ала".  

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, мәйданга җыелганнарны  милли бәйрәмебез белән котлап,  Сабантуйның үзенең ачыклыгы һәм толерантлыгы, юмартлыгы, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге һәм игелеклелеге аркасында елдан-ел популярлаша баруын билгеләп үтте. "Татарның  иң яхшы гореф-гадәтләре сакланган  заманча Сабантуй республикабыз халкының гына түгел, бөтен ил халкының мәдәни байлыгына әверелде, – диде ул, –  аның горурлыгы –Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының дуслык һәм үзара хөрмәте. Сабантуй быел аеруча актуаль, чөнки ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елы эгидасы астында уза».

Әлбәттә, Сабантуйның игътибар үзәгендә – авыл хуҗалыгы алдынгылары. Төп мәйданда бүген, гадәттәгечә, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Сабантуй көнендә шәһәр мэры шулай ук барлык шәһәр халкына: табибларга, укытучыларга, төзүчеләргә, торак-коммуналь комплекс һәм шәһәр хуҗалыгының башка тармаклары вәкилләренә намуслы хезмәтләре һәм мөһим социаль проектларны уңышлы тормышка ашыруга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Аеруча тырыш чаллылыларны бүген мәйданда бәләкләделәр.

Мәйданда бәйрәм программасы «Туган җирем – назлы бишегем» театральләштерелгән тамашасы белән дәвам итте. Анда яшь көрәшчеләр, спорт ветераннары һәм батырлар көч сынашты. Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразова чыгышы бәйрәм кунаклары өчен зур бүләк булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International