Республика Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озатты

2022 елның 25 июне, шимбә, 12:41

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР Дәүләт Советы депутаты, берничә чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин белән хушлашу тантанасы узды. Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озатырга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, республика парламенты депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән Фатих Сибагатуллинның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгыларын уртаклашты. "Бүген безнең барыбыз өчен дә зур югалту, күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклебез вафат булды, – диде парламент җитәкчесе. – Фатих Сәүбәнович максатчан шәхес иде. Ул бик күп вакыйгаларга бай булган кызыклы гомер кичерде. Үз Ватанын фидакарьлек белән яраткан, кыю, максатчан кеше буларак ул республиканың һәм аның халкының алга таба үсешенә ярдәм итте, якташларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп көч куйды. Кайгылы көннәрдә мондый кешеләр турында: "алар белән тулы бер чор китә" дип әйтәләр.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Фатих Сибагатуллин 1996 елда Нурлат районын җитәкләгән чорда, аның нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә район агросәнәгать җитештерүендә алдынгы булды, дип билгеләп үтте. "Монда, һичшиксез, инициативалы һәм абруйлы җитәкче, оста оештыручы һәм хуҗалыкчы буларак, Фатих Сәүбән улының казанышы, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан сайлаучылары мәнфәгатьләрен бик оста яклады һәм республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча уңышлы  эшләде".

Хушлашу сүзләре белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм башка затлар чыгыш ясады.

Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрәсименә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар килгән иде.

Фатих Сибагатуллинны туган ягында – Арчаның Апаз авылында җирлиләр. 

Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын,  Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.

1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International