Татарстан һәм Оренбург өлкәсе парламентарийлары җирле үзидарәнең бердәрәҗәле системасын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

2022 елның 15 июле, җомга, 15:38

Бүген Абдулино шәһәрендә (Оренбург өлкәсе) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең  Җирле үзидарә буенча һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комитетының берләштерелгән күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарәне оештыруның бер дәрәҗәле системасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Дәүләт Советы депутатлары Оренбург өлкәсендә эш сәфәрендә, аның төп максаты  – җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасын төзү һәм эшләтү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү.

Исегезгә төшерәбез, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» закон проекты кабул ителде. Документ бер дәрәҗәдәге системага күчүне күздә тотып, илдәге җирле хакимият системасын сизелерлек яңарта.

Оренбург өлкәсендә бер дәрәҗәдәге җирле үзидарә системасына күчү, ягъни шәһәр белән районны берләштерү моннан ун ел элек үк булган. Беренче үзгәрешләр Абдулино шәһәр округы халкы күргән. Барлык үзгәрешләрдән соң яңа башлык дүрт җитәкче вазифасын алыштырган, ә авыл советы - территориаль бүлекләрне. Бүгенге көндә Оренбург өлкәсенең алты муниципалитеты бер дәрәҗәдәге системага күчкән инде. Ике регионның закон чыгаручылары очрашуында үзгәртеп кору процессының хокукый һәм гамәли нечкәлекләре каралды.

«Берләшүнең зур плюсы - халыкның тормыш дәрәҗәсен тигезләү, - дип саный Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе урынбасары Александр Куниловский, - фермерлар өчен грантлар алу мөмкинлекләре киңәйтелде. Шәһәр һәм авыл халкы да дәүләт программаларында катнаша ала. Мәсәлән, инициатив бюджетлаштыруда. Шул ук вакытта шәһәр округларында авыл халкы өчен берләшүгә кадәр гамәлдә булган ташламалар, шулай ук ТКХ өлкәсендә тариф сәясәте сакланып калды. Җирле үзидарәнең бер баскычлы системасына күчү дәлилләре ачык күренә. Башка муниципаль берәмлекләрдә дә шундый юлдан барачакбыз. Яңа федераль закон буенча 2028 елга кадәр барлык үзгәрешләр узачак ".

«Бүген без шушы процесслар аша узган кешеләр белән аралаштык, Оренбург тәҗрибәсе игътибарга лаек, – дип басым ясады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, –  шул исәптән монда актив үсеш алучы старосталар институты. Безнең өчен бу яңа әйбер. Бөтен төбәкләргә җирле үзидарәнең бер баскычлы моделенә күчәргә туры киләчәк, һәм кече торак пунктларда старосталар яңа чынбарлыкта хакимият һәм халык арасында арадашчылар булачак».

«Җирле үзидарә системасын алга таба үстерү буенча файдалы һәм конструктив сөйләшү, фикерләр алмашу булды, – дип ассызыклады Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, уртак утырышка йомгак ясап, – заманча җирле үзидарә системасы барлыкка килгәннән бирле, 1990 еллар башында, безнең республика һәм Оренбург өлкәсе 131 нче федераль закон кысаларында һәм үз вәкаләтләре чикләрендә һәрберсе үз юлы белән барды. Минемчә, бер дәрәҗәле системага күчкәндә Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе тәҗрибәсе территорияләрне алга таба үстерү өчен кирәк булачак».

Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан да, Оренбург өлкәсе дә федераль закон проектына үз төзәтмәләрен юллаган һәм киләчәктә закон проекты өстендә эшләгәндә аларның исәпкә алыначагына ышаныч белдерде.

 

 

 

                                                                                         

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International