"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте волейбол фестивале уздырды

2022 елның 16 июле, шимбә, 12:29

Бүген Казан олимпия резервы училищесында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган волейбол фестивале узды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм оештыручыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, "ТНВ" Югары советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Һәвәскәр спортчыларны, судьяларны, җанатарларны, фестивальне оештыручыларны волейбол бәйрәме белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин “ТНВ” хәрәкәте инде 20 ел ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары спорт ветераннары командалары арасында волейбол буенча ярышлар уздыра, дип билгеләп үтте. "Ел саен бу ярышларда 700дән артык активист катнаша, республикада волейбол спортын популярлаштыра, - диде ул. - Быелгы бәйгедә 18 команда катнашты”.

Волейбол федерациясе президенты сүзләренчә, "Татарстан - яңа гасыр" сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә. "Иҗтимагый эшчәнлекнең башка юнәлешләре белән беррәттән, "ТНВ" хәрәкәте республика халкын системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, спортның мавыктыргыч төренә кызыксыну уяту, аларда команда рухын тәрбияләү максатыннан оештырылган спорт чаралары үткәрә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Безнең республикада волейбол елдан-ел популярлаша бара һәм чын мәгънәсендә массакүләм төс ала. Хәзерге вакытта әлеге спорт төре белән 45 меңнән артык кеше шөгыльләнә. 2018 елдан башлап «Мәктәп волейбол лигасы» проекты динамик үсеш алды, анда быел республиканың 730 мәктәбеннән 5-11 сыйныфларда укучы 21 меңнән артык бала катнашты".

"ТНВ" хәрәкәте һәм ТР Спорт министрлыгы йөзендә бүгенге фестиваль оештыручыларына рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин ярышларда катнашучыларга уңышлар, җиңүләр һәм спорт дәрте теләде. Тантанада Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "ТНВ" хәрәкәтенең активистларына һәм муниципалитетларның спорт комитетлары вәкилләренә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын һәм "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының рәхмәт хатларын тапшырды.

 "Татарстан - яңа гасыр" төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, фестиваль "Татарстан - яңа гасыр" төбәк иҗтимагый оешмасының волейбол Кубогының 20 еллыгы уңаеннан оештырылган. Анда катнашу өчен 2021 елгы "ТНВ" Кубогына волейбол турнирында җиңүчеләр чакырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International