Казанда «Чайка» ретроавтомобильләре күргәзмәсе узды

2022 елның 30 июле, шимбә, 11:31

Бүген Казанда, Кремль янында, «Чайка-ГАЗ» Бөтенроссия Хөкүмәт автомобильләре слеты кысаларында Муса Җәлил һәйкәле янында «Чайка» ретроавтомобильләренең уннан артык төре тәкъдим ителде. Чараның инициаторы һәм оештыручысы – «Чайка» автомобильләре хуҗаларының Гомумроссия клубы белән берлектә «Авторетроклуб-21».

«Илдә инде берничә ел «Чайка» автомобильләре хуҗалары клубы эшли, һәм быел без беренче тапкыр региональ слет уздырабыз, моңа кадәр мондый чаралар Мәскәүдә генә узды, — дип сөйләде клуб җитәкчесе Роман Пинаев, — безнең бурыч — Казанда Татарстаннан гына түгел, якын-тирә төбәкләрдән дә максималь санда катнашучылар җыю иде. Нәкъ менә шундый күргәзмәләрдә теләгән һәркем Россия автосәнәгате казанышлары, безнең бай автомобиль һәм сәнәгать тарихы белән таныша ала».

Роман Пинаев әйтүенә караганда, "Чайка" - илебезнең иң яхшы серияле автомобильләренең берсе. Бүген куелган ретроавтомобильләрнең һәркайсы уникаль. Күргәзмәдә катнашучыларны иң күбе Татарстаннан, шулай ук коллекциягә Чабаксар, Киров, Ярославльдән килгән легендар маркалы тарихи машиналар җыелган. "Барлык машиналарның 90 - 95% аутентик "эчлеге", - дип белдерде Роман Пинаев, - салон буенча кечкенә генә үзгәртеп корулар булырга мөмкин. Тик бу традицион тарих, чөнки кайбер машиналар узган гасырның 60 нчы елларында ук җитештерелгән, салон туза, шуңа күрә аны яңадан алмаштырырга һәм модернизацияләргә мәҗбүр ".

Бүген көннең беренче яртысында казанлыларга әлеге автомобильләрнең уникаль модельләренә соклану, ретромашина хуҗалары белән аралашу, яраткан авто турында күп кенә яңа нәрсәләр белү, ретромашиннар фонында фотога төшү мөмкинлеге тудырылды. Көн уртасында уникаль ретромашиннардан торган колонна Ак Барс ретро музеена, ә аннары Биектауга юнәлә.

Бу ретротехниканы яратучы ике клубның беренче уртак чарасы. "Авторетроклуб-21" һәм "Чайка" тарихи автомототехниканы саклап калу һәм популярлаштыру максаты белән берләшкән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21»не төзү инициаторларының берсе булды. Парламент башлыгы бу вазыйфага күп тапкырлар сайланды һәм хәзерге вакытта да "Авторетроклуб-21" президенты булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International