Фәрит Мөхәммәтшин федераль бюджеттан бүленгән акчаларны илкүләм проектларны тормышка ашыруда нәтиҗәле итеп кулланырга чакырды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе, 10:00

Бүген Казанда, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методика үзәге базасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Татарстаннан сайланган РФ ФС Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.  Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин,  республиканың профиль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Парламент башлыгының Татарстаннан сайланган РФ ФС Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуы – республика икътисадына  федераль бюджеттан финанслар җәлеп итү буенча бергәләп эшләүнең бер формасы. Очрашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2012 елдан башлап үткәрелеп килә.  Дәүләт Думасының  профиль комитетлары функцияләренә тәңгәл рәвештә  16 эшче төркем булдырылган, аларны Дәүләт Думасы депутатлары җитәкли. Эшче төркемгә шулай ук  республиканың профиль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә.  Әлеге төркемнәр эшчәнлегенә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  күзәтчелек итә.

Республика министрлары һәм район башлыклары илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшенә активрак кушылырга тиеш, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәне ачып.

«Кызганычка, барлык министрлар да, дөресен әйткәндә, илкүләм проектларның нечкәлекләрен белеп бетерми. Мин төзекләндерү буенча ниләр эшләргә, нинди вариант сайларга, проектның бәясе, кайда заказ бирергә, аны Икътисад һәм Төзелеш министрлыкларында ничек якларга икәнлеген халык белән киңәшләшеп эшләргә тиешле кайбер җитәкчеләр турында әйтмим дә инде», — диде ул.

Ел ахырына кадәр республикада илкүләм проектлар кысаларында бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерергә кирәк булачак, диде парламент спикеры. «Без барыбыз да төрле. Республика һәм муниципалитетларның уртак теләкләрен һәм мөмкинлекләрен хәл итү бурычы депутатларга йөкләнә», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Татьяна Ларионова  илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча төркем башкарган эшләргә хисап бирде. Ул илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча  район советлары дәрәҗәсендә  сөйләшү зарурлыгын әйтте.

25 ноябрьгә Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 82,5 млрд. сум күләмендә финанслау лимитлары расланган. Республика Россиянең 25 дәүләт программасын һәм 8 федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруда катнаша, дип белдерде  икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Шулардан (82,5 млрд сумнан)  республикага бүгенге көндә 66,2 млрд сум кергән, бу расланган лимитның 80 процентын тәшкил итә», – диде ул. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,2 млрд сумга күбрәк.

Сөйләшүгә йомгак ясап Фәрит Мөхәммәтшин ел ахырына кадәр федераль бюджеттан бүленгән  акчаларны ниятләнгән максатларда  тулысынча файдалану кирәклегенә басым ясады.

 "Үзләштерелмәгән акчаларның  кире  федераль бюджетка кайтарылуы турында барыгыз да яхшы белә, – диде ул. – Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру әлеге акчаларны нәтиҗәле итеп кулланудан тора".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International