2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына ТР бюджеты турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышы

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 13:41

Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 нче, республика Бюджет кодексының 61 нче маддәләре нигезендә, Президент тарафыннан, Дәүләт Советына киләсе 2023 елга һәм 2024–2025 еллар план чорына бюджет турында закон проекты кертелде.

Татарстан Республикасының бюджет турындагы закон проекты Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Бюджет кодекслары тарафыннан куелган таләпләргә туры китереп әзерләнде.

Закон проектын 23 маддә һәм 41 кушымта тәшкил итә. Бюджет кодексы тарафыннан каралган барлык документлар һәм материаллар да әзерләнде. Аларда бюджет формалаштыру барышын тулысынча чагылдырган мәгълүматлар җыелган.

Бюджетны формалаштыру бер үк вакытта ике юнәлештә, ягъни  керемнәр һәм чыгымнар өлешендә алып барылды.

Керемнәр күләмен санаганда, без, Финанс министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Салым хезмәте, тармак министрлыклары, оешмалар белән бергә аерым салым фаразларын исәпләдек. Шулай ук җирле бюджетларның керемнәре буенча муниципаль берәмлекләрнең тәкъдимнәре дә каралды.

Бюджетның чыгым өлешен әзерләү барышында республиканың министрлыклары һәм идарә тармаклары, муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре белән киңәшмәләр уздырылды.

Башкарылган уртак һәм бердәм эш нәтиҗәсендә, бюджет акчасын төп бүлүчеләр һәм муниципаль берәмлекләр белән сценар шартларда бюджет фаразы каршылыкларсыз килештерелде.  

Шулай итеп, 2023–2025 елларга Татарстан Республикасы бюджеты, 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлеге, 911 авыл җирлегенең бюджет фаразлары төзелде.

Алга таба – бюджет керемнәре турында.

Бюджетның керем өлешен формалаштыру республикабызның Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының социаль-икътисади үстерүнең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырылды.

Бер үк вакытта, бюджетны әзерләгәндә федераль законнардагы үзгәрешләрне дә исәпкә алдык.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү өчен, керемнәр буенча бюджет проектында гамәлдәге салым ташламалары һәм кайберләренең планлаштырылган чорда дәвам итүе исәпкә алынды.

Өчьеллык чорга бюджетның керем чыганаклары хакында.

Табышка салым керемнәрен бәяләгән вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматларының «Табыш» күрсәткеченең күләм фаразы кабул ителде. Шулай ук  республиканың эре һәм уртача оешмалары мәгълүматлары, салым хезмәте хисаплары һәм 2022 елның узган чорына салым җыелу динамикасы файдаланды. Табышка салымның гомуми күләменнән якынча 60 процентын тәэмин итүче предприятиеләр белән очрашулар үткәрелде.

Нәтиҗәдә 2023 елда табышка салым 103,1 млрд сум күләмендә планлаштырыла.

Физик затларның кеременә салым Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 116,8 млрд сум күләмендә фаразлана. Республика бюджетына керемнәр 81,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Салым буенча исәпләүләрне башкарганда Икътисад министрлыгы тарафыннан фаразланган хезмәткә түләү фонды, агымдагы елда керемнәрнең көтелүче күләмен һәм аның үсешен нигез итеп алдык.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар кереме фаразы – 37,9, ә республика бюджетына 36,6 млрд сум тәшкил итә.

Оешмаларның мөлкәтенә салым. 2023 елда аның буенча керемнәр 31,2 млрд сум күләмендә фаразлана. Планлаштырган вакытта төп капиталга инвестицияләр фаразы, салым хисабы мәгълүматлары исәпкә алынды.

Җир салымы муниципаль берәмлекләр бюджетлары өчен әһәмиятле керем чыганагы. Салым буенча фаразны төзегәндә салым хезмәтләренең хисапларын исәпкә алдык һәм, әлбәттә, саннарны барлык муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре белән дә килештердек. Җир салымы кереме ел саен 8,3 млрд сум күләмендә фаразлана.

Транспорт салымы кереме 2023 елда 6,6 млрд сум күләмендә бәяләнә. Керемнәрне исәпләгән вакытта салым хисабы һәм берничә ел дәвамында җыелу күрсәткечләре исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә транспорт салымы фаразланган күләмдә юл фондына күчереләчәк.

Бердәм керемгә салым берләштерелгән бюджетка – 23,5, республика бюджетына 15,7 млрд сум күләмендә фаразлана.

Тулысынча муниципаль берәмлекләрнең бюджетларына керүче физик затларның милегенә салым 2023 елда 2,6 млрд сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән бюджетның фаразланучы салым булмаган керемнәре күләме – 11,2 млрд сум, республика бюджетыныкы – 6,1 млрд. сум. Бу күләмгә җир һәм милекне арендага бирүдән һәм сатудан, штрафлардан, экологик түләүләрдән һәм башкалардан табышлар керә.

Федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр Татарстан Республикасы бюджеты проектында 2023 елга 51,9 млрд сум күләмендә исәпләнгән.

Алга таба – бюджет чыгымнары турында.

Берләштерелгән бюджетның чыгымнар күләмен санаганда, без федераль һәм республика дәрәҗәсендәге, бүгенге көндә гамәлдә булган законнарга һәм норматив хокукый актларга нигезләндек. Чыгымнар Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куйган бурычларны тормышка ашыруга йөз тота.

Бюджет чыгымнарын сыйфатлаучы аерым юнәлешләрне билгеләп узам.

Беренче чираттагы, социаль әһәмиятле һәм агымдагы чыгымнар күләме елдан-ел арта бара. 2023 елга фаразланган бюджетта алар чыгымнарның барлык күләменнән 80 процентын тәшкил итәчәк.

Чыгым өлешен санаганда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга акча тулы күләмдә каралды.

Чыгымнарны дәүләт программалары буенча бүлү дәвам итә. Бюджет чыгымнарының программалар белән тәэмин ителгән өлеше –88%. Дәүләт программалары төзелешендә илкүләм һәм федераль проектлар чагылыш тапты.

Социаль әһәмияткә ия булган республика чаралары инде берничә ел уңышлы финанслана. Киләсе елларда да бу мөһим эш дәвам итәчәк.  Әлеге чыгымнарның гомуми күләме 2023 ел бюджетында 7,3 млрд сум күләмендә фаразлана. Чаралар исемлеген сез экранда күрәсез.

Алга таба бюджет чыгымнарының кайсы юнәлешләргә бирелүе хакында тулырак мәгълүмат китерәм.

Бюджет классификациясе нигезендә бюджетның чыгым өлеше «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегеннән башлана. Бүлек буенча 2023 елга берләштерелгән бюджет чыгымнары – 42,5 млрд сум, республика бюджеты буенча 36 млрд сум фаразлана. Бу бүлеккә Хөкүмәтнең резерв фонды чыгымнары; идарә аппаратын, Фәннәр академиясен, архивларны, мировой судьяларны тоту, авыл җирлекләренә грантлар тапшыру керә.

«Милли оборона» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнары 167,8 млн сум тәшкил итәчәк.

 «Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлеге буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары – 2,4, республика бюджетында – 1,7 млрд сум. Әлеге бүлектә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, аның чараларын, муниципаль берәмлекләрнең бердәм диспетчер хезмәтләренең эшен финанслау һәм башка чыгымнар күздә тотыла.

Берләштерелгән бюджет буенча барлыгы – 89,9, республика бюджеты буенча 88,4 млрд сум белән «Милли икътисад» бүлеге үз эченә бер төркем тармакларны колачлый. Алар арасында иң зурлары – юл хуҗалыгы, капиталь характердагы чыгымнар, авыл хуҗалыгы, транспорт.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегенең чыгымнары берләштерелгән бюджетта – 26,6, республика бюджетында 16,8 млрд сум  күләмендә фаразлана.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлегенең чыгымнары барлыгы – 2,9 млрд сум, республика бюджеты буенча 2,7 млрд сум күләмендә фаразлана. Әлеге чыгымнар табигатьне саклау чараларын гамәлгә куюга, Экология министрлыгы аппаратын, идарә тармагы учреждениеләрен тәэмин итүгә тотыла.

Бюджет чыгымнарының иң эре бүлеге – «Иҗтимагый-мәдәни өлкә».

Иҗтимагый өлкә чыгымнары күләме бу юнәлештә ел саен үсеш динамикасы барлыгын күрсәтә. Социаль өлкә чыгымнары берләштерелгән бюджетта 2022 ел белән чагыштырганда 2025 елда 24 процентка үсә.

Иҗтимагый-мәдәни өлкәдә «Мәгариф» тармагы чыгым күләме буенча шактый зур. 2023 елда чыгымнар күләме берләштерелгән бюджетта – 128,6, республика бюджетында 78,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

Бу акча исәбенә өстәмә рәвештә мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар контингенты артуы, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен уздыруга чаралар керә.

«Мәгариф» тармагында республиканың бер төркем максатчан программалары финанслана. Алар арасында Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау, ресурс үзәкләрен булдыру программалары да бар.

 «Сәламәтлек саклау» бүлеге. Мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме – 97,1 млрд сум, шул исәптән республика бюджетыннан 39,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

Республика бюджетының сәламәтлек саклау өлкәсе чыгымнары эченә югары технологияле ярдәм, тармак учреждениеләрен тоту, даруларны һәм җиһазларны үзәкләштереп сатып алу, гемодиализ процедураларын уздыру, мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасы аша медицина оешмаларын бер канал аша финанслау чыгымнары керә.

Тагын бер тармак – «Социаль сәясәт». Гомуми чыгымнар биредә берләштерелгән бюджетта – 57,7, республика бюджетында 57,5 млрд сум күләмендә фаразлана. Быел бирелүче барлык социаль пособиеләр һәм түләүләр инфляциягә карата арттырып саналган.

Социаль өлкәнең тагын бер бүлеге – «Мәдәният, кинематография»гә 2023 елга берләштерелгән бюджетта – 18,6, республика бюджеты буенча 10,6 млрд сум күләмендә акча каралган. Чараларны грантлар тапшыруга, китап фондларын туплауга, иҗади берләшмәләргә ярдәмгә, музейларны, театрларны, китапханәләрне, иҗади коллективларны тотуга юнәлтергә планлаштырыла.

«Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар берләштерелгән бюджетта – 10,3, республика бюджеты буенча 4,4 млрд сум  тәшкил итә. Акчаны спорт әзерлеге учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә, массакүләм спорт һәм спортта югары ирешүләр өлкәсендә чараларны оештыруга һәм уздыруга юнәлдерү планлаштырыла.

2023 елга республика бюджетының «Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге чыгымнары – 1,7 млрд сум, шул исәптән телерадиотапшыруларга – 992 млн сум, басма матбугатка һәм нәшриятка 703 млн сум күләмендә фаразлана.

«Муниципаль берәмлекләр бюджетларына гомуми характердагы бюджетара трансфертлар» бүлеге буенча республикада дотацияләр һәм башка гомуми характердагы бюджетара трансфертлар каралган, аларның гомуми күләме – 22,9 млрд сум.

«Дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү» бүлегенең чыгымнары берләштерелгән бюджетта – 853,7 млн сум, республика бюджеты буенча 529,5 млн сум тәшкил итәчәк.

Шулай итеп, 2023 елга берләштерелгән бюджетның керем өлеше – 394,4 млрд сум, чыгым өлеше 421,5 млрд сум фаразлана, дефициты – 27,1 млрд сум; республика бюджетының керем өлеше – 333,9, чыгым өлеше 361 млрд сум фаразлана, дефициты – 27,1 млрд сум.

2023 елга, 2024 һәм 2025 елдагы план чорына бюджет проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында, республиканың барлык район һәм шәһәр берәмлекләре белән киңәшмәдә тикшерелде.

Бюджетның төрле дәрәҗәләрдә җентекләп каралуын исәпкә алып, хөрмәтле депутатлардан закон проектын хуплап, аны беренче укылышта кабул итүләрен сорыйм.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International