СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
октябрь, 2024 ел
Бүген Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
18
октябрь, 2024 ел
Дәүләт Советында Казан рәссамы Полина Илюшкинаның «БРИКС илләре буйлап» дип аталган күргәзмәсе эшли. Бирелә авторның утыздан артык картинасы тәкъдим ителгән.
18
октябрь, 2024 ел
20-25 октябрьдә Казанда XVI БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» дип аталган күргәзмә эшләячәк. Экспозиция ике мәйданчыкта –техникалар күрсәтелгән өлеше Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта, икенче өлеше парламент бинасында урнашачак. Күргәзмәдә Татарстанда эшләүче иллегә якын компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
17
октябрь, 2024 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Федерация субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында өченче урынны алды. Бу хакта рейтингны әзерләгән «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ