Фәрит Мөхәммәтшин:"Татарстан Евразия икътисади берлеген үстерүдә актив катнаша"

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 11:30

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казахстан башкаласы Нур-Солтанда узган «Президент институты: Казахстан моделе» халыкара парламент конференциясендә катнашты. Ул үз чыгышында республиканың Евразия икътисади берлеген үстерүдә төбәк дәрәҗәсендә актив катнашуына игътибар юнәлтте.

«Татарстан үз ягыннан Евразия икътисади берлеген региональ дәрәҗәдә үстерүдә актив катнаша. Сүз икътисад турында гына түгел, мәдәни һәм рухи, социаль үсеш юнәлешләре турында да бара», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Аның әйтүенчә, Евразия икътисад берлеген төзү идеясе Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы белән тормышка ашырылды.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда Нурсолтан Назарбаевның Казахстан дәүләтен ныгытуга керткән өлешен, Казахстан һәм Татарстан халыкларының якынаюын, этникара һәм динара татулык моделен формалаштыруны хөрмәтләүләрен әйтте.

Сәясәтче искә төшергәнчә, Татарстан белән Казахстан — күптәнге партнерлар, алар арасында икътисадта да, мәдәнияттә дә ныклы мөнәсәбәтләр урнашкан. Аның сүзләренчә, хәзер сәүдә-икътисади хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә күчә, җитештерү элемтәләре тирәнәя. Ул Казахстан территориясендә КАМАЗ өчен комплектлаучы материаллар чыгаручы завод төзү турындагы карарны мисал итеп китерде.

Фәрит Мөхәммәтшин  үзенең Нур-Солтанда алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. "Мин башкаланы танымадым, – диде ул, – сез бик нык алга киткәнсез. Әлбәттә, уңышларның нигезенә Казахстанның Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев  тарафыннан тәкъдим ителгән күп елларга исәпләнгән стратегия салынган".

 «Казахстан халык ышанычын казанган нәтиҗәле эшләүче хакимиятле ныклы дәүләт төзи алган  һәм бүген икътисад өлкәсендә куәтле проектларны һәм программаларны тормышка ашыра, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар  белән аралашканда.  –  Татарстан  белән  Казахстан арасында  хезмәттәшлек күптәннән  килә һәм ул елдан-ел ныгый гына бара.  Моннан тыш бүген ике ил арасында мөнәсәбәтләр Кытай белән Көнбатыш Европаны тоташтырачак яңа Ефәк юлы автомагистрален төзү проекты буенча тагын да активлашты.  Бу юл Казахстан белән Россия аша  уза".

«Казахстанда һәрвакыт Татарстанга җылы караш булды, – дип басым ясады Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе  Нурлан Нигъмәтуллин, - Казахстанның Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев бәйсезлек алуның  беренче көненнән Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирде.  Бүген без Татарстан үсешендә зур уңышлар күрәбез – икътисадта яңа проектлар, җаваплы социаль  сәясәт, IT технологияләр өлкәсендә лидерлык, инновацион проектларны тормышка ашыру, дөнькүләм  спорт һәм мәдәни чаралар уздыру.  Әлбәттә, болар Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнехановның һәм республика парламентының эшчәнлеге нәтиҗәсе». Мәҗлес Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшинга халыкара конференциядә катнашуы өчен зур рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International