Казанда Ватан геройларын хөрмәтләделәр

2022 елның 9 декабре, җомга, 15:32

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ватан Геройлары көне уңаеннан ветераннар һәм яшь активистлар белән бергә Казандагы Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

«Бүген Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, геройлар истәлегенә Мәңгелек утка безнең күп санлы ветераннар һәм яшь активистлар белән чәчәкләр салу тантаналары уза. Бу кешеләргә зур хөрмәт күрсәтү - җан кушуы. Без Татарстанның күренекле кешеләренә лаек булырга тиеш. Бу – хөрмәт, мәңгелек хәтер һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү атрибуты», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Почетлы каравыл Мәңгелек ут янына Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советыннан венок чыгарды. Чәчәкләр салырга хезмәт ветераннары, Ватан геройлары һәм башкалар җыелды. Аерым колонна булып республиканың яшьләр хәрәкәте активистлары килде.

Шуннан соң парламент башлыгы  Казан Ратушасында узган тантаналы чарада катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Советлар Союзы Геройларының туганнары, Россия Геройлары, аларның якыннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бар иде.

– Без үсеп килүче буынны сезнең үрнәктә тәрбияләү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән бәхетле. Ватаннары хакына башларын салган каһарманнарыбыз да, бүген исән-сау булган батырларыбыз да, махсус хәрби операция зонасындагы яшь ир-егетләребез дә – чын үрнәк, – диде парламент рәисе, кадерле кунакларны бәйрәм белән котлап. – Ничек кенә теләсәләр дә, без Ватаныбыз һәм халкыбызга хөрмәт белән караудан туктамаячакбыз. Сызып ташларга тырышсалар да, тарихыбыз һәм мәдәниятебезне юкка чыгарырга юл куймаячакбыз. Кызганыч, явыз көчләр төп басымны яшь буынга ясый. Шуңа да, зинһар өчен, мөмкинлегегез булса, балалар һәм яшьләр белән ешрак очрашыгыз.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм илгә тугрылык рухында тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын мисаллар белән дә дәлилләде.

– Шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия Геройлары белән очрашуда катнаштым. Анда үзебезнекеләр – Татарстан егетләре дә чыгыш ясады. Алар барысы да Татарстанга карата ихтирам һәм яратуларын белдереп, чыгышларын «Без сезне сынатмабыз!» дип төгәлләде. Менә күрәсезме, лаеклы буын үстерү ни дәрәҗәдә мөһим! – диде ул.

Шуннан соң парламент рәисе совет хәрбие Александр Тодоровскийның: «Геройлар герой булып тумый, алар сугышларда туа», – дигән сүзләрен искә алды. Һәм үз исеменнән: «Геройлар бөек хезмәтләрдә туа», – дип өстәде.

– Һәр буынга нинди дә булса сынау аша узарга туры килә. Ата-бабаларыбыз өлешенә Бөек Ватан сугышы тисә, алардан яшьрәкләр сугыштан соңгы елларның ачысын күргән. Бүгенге менә – махсус хәрби операция. Безгә Россия үсешенә аяк чалырга тырышучыларга каршы көрәшергә туры килә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International