Республика Иҗтимагый палатасының Дәүләт Советы тарафыннан раслана торган әгъзалары сайланды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 11:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Дәүләт Советыннан ТР Иҗтимагый палатасы составына  кандидатлар турындагы мәсьәлә каралды. Рейтинглы тавыш бирү юлы белән депутатлар республика Иҗтимагый палатасының яңа составының 20 әгъзасын расладылар. Алдан сайланган кешеләрнең вәкаләтләре якын арада тәмамлана.

ТР Иҗтимагый палатасы составын формалаштыру процедурасы турында мәгълүмат белән чыгыш ясаган Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе Шакир Яһудин искәртүенчә, 16 октябрьдә ТР Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру процедурасы башлану турында мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан һәм Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылган. Ай дәвамында коммерциячел булмаган оешмалардан документлар кабул ителгән.

«ТР Иҗтимагый палатасы турында» ТР Законы нигезендә Иҗтимагый палата составының өчтән бере (20 кеше) гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең республика территориясендә теркәлгән структур бүлекчәләре тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан раслана. Иҗтимагый палата составының икенче өчтән бере (20 кеше) ТР территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, шул исәптән региональ иҗтимагый берләшмәләр тәкъдиме буенча ТР Дәүләт Советы тарафыннан раслана.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты раслаган Иҗтимагый палата әгъзалары һәм Дәүләт Советы раслаган Иҗтимагый палата әгъзалары Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим иткән кандидатуралар арасыннан 20 кешене үзләре сайлап алалар. 

Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советына билгеләнгән чорда коммерциячел булмаган оешмалардан 29 гариза кергән.

Парламент утырышында рейтинглы тавыш бирү процедурасы кулланылды, аның нәтиҗәләре буенча ТР Иҗтимагый палатасының 20 әгъзасы расланды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатаның яңа  әгъзаларын сайланулары белән котлады һәм актив, уңышлы иҗтимагый эшчәнлек теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International