Комитет утырышында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт мәсьәләләре каралды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 18:26

Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт мәсьәләләре бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында каралды. Аны комитет рәисе Александр Тыгин үткәрде.

Татарстанда күп фатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт программасы ничек үтәлүе турында мәгълүматны республика Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды генераль директоры Айрат Абузәров тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, 2022 елда программаны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 4,7 млн. квадрат метр булган 740 объект ремонтланган, гомуми суммасы 6,3 млрд. сум.

Бүгенге көндә эшләр барлык объектларда да тәмамланган әле. Республикада яшәүче 184 меңнән артык кеше үзләренең торак шартларын яхшырткан. Капиталь ремонт программасы буенча биналарның фасадларын яңарту эшләре башкарылган, түбәләре ремонтланган, подъездларны, вентиляция каналларын һәм төтенлекләрне, подвалларны ремонтлау башкарылган. Исемлеккә капиталь ремонт буенча барлыгы 3 490 эш төре кертелгән. Әйтик, йорт эчендәге инженерлык системаларын ремонтлау, газ, су белән тәэмин итү, су кертү, электр белән тәэмин итү эшләре 1,7 млрд. сумга башкарылган. Быел шулай ук 84 күпфатирлы йортта 602,04 млн. сумга 207 лифт алыштырылган.

Айрат Әбүзәров билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашырганда кайбер мәсьәләләр бар. "Торак йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк программалары 3 елга раслана, шуңа бәйле рәвештә электрон аукционнар уздыру һәм гамәлгә ашыруның бөтен срогына капиталь ремонт эшләрен башкаруга килешүләр төзү мөмкинлеге бар, - дип аңлатты ул. - Әмма агымдагы бәяләр дәрәҗәсендә уздырыла торган капиталь ремонтның смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү кебек проблемалар да бар, шул ук вакытта төзелеш материаллары бәясе ел саен арта бара".

Республика торак-коммуналь хуҗалыгы фонды докладын тыңлап, парламентарийлар мәгълүматны игътибарга алды.

Утырыш кысаларында профильле комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов докладын тыңладылар, ул торак өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Бүген комитет әгъзалары «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында республика закон проекты турында фикер алыштылар. Сүз күпфатирлы йорт милекчеләре тарафыннан капиталь ремонтка кертемнәр түләү турында бара. Татарстанда кертемнәр түләү бурычы региональ программа рәсми басылып чыккан вакыттан алып алты ай узгач барлыкка килә. "Әмма бүгенге көндә гамәлдәге кануннарда "секцияле" йорт милекчеләренең взносларын түләү бурычы барлыкка килү вакыты җайга салынмаган, - дип аңлатты Александр Тыгин, - без взносларны кертү бурычы йорт төзелешенең соңгы этабын эксплуатациягә керткәннән соң барлыкка килә дигән нигезләмәне законнар белән ныгытырга тәкъдим итәбез".

Закон проекты комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International