Татарстан Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары сайланды

2022 елның 23 декабре, җомга, 12:39

Парламентарийлар Татарстан Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын расладылар. Кандидатларны законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

Адвокатлар эшчәнлеге һәм адвокатура турындагы федераль законнар нигезендә Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе вәкиллек нормалары буенча 13 әгъза белән ике елга төзелә. «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе гамәлдә булган чорга профиль комитеты тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан сайланалар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан Дәүләт Советы каравына ике кандидатура тәкъдим ителде - Әмир Вальщиков һәм Тимур Сергеев.

Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураларны Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре итеп сайлауны бертавыштан хупладылар.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International