Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен хуплады

2022 елның 23 декабре, җомга, 13:20

Бүген Дәүләт Советында “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия хәйрия акциясе узды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Дәүләт Советында урнашкан чыршы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аз керемле гаиләләрдән булган, ятим балалар, шулай ук авыр чирләре булган өлкән яшьтәге кешеләр үз теләкләр язып Яңа ел хыяллары белән уртаклаштылар. Быелгы "Теләкләр чыршысы" хәрби хезмәткәрләрнең һәм мобилизацияләнгән гражданнарның балаларының, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожск һәм Херсонск өлкәләре балаларының хыялларын тормышка ашырачак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районыннан алты яшьлек Даниэль үтенече язылган чыршы уенчыгын алды. Малайның яраткан уены - тимер юл. Даниэль тимер юл составы белән идарә итәргә хыяллана, шуңа күрә машинист кабинасында бару теләген әйткән.

Акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел 3 меңнән артык татарстанлы елкажланий.рф проектының федераль сайтына үз хыялы турында язып хат җибәргән.

2018 елдан бирле традицион рәвештә меңләгән битараф булмаган кеше – сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия геройлары, артистлар һәм гади гражданнар – бөтенроссия хәйрия акциясенә ярдәм итә. Быел акция 2022 елның 10 ноябрендә старт алды һәм 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International