Фәрит Мөхәммәтшин Донбасста гуманитар миссияләрдә катнашкан табиблар белән очрашты

2023 елның 20 гыйнвары, җомга, 14:19

Бүген Казанда Донбасста гуманитар миссияләрдә катнашучы табибларны хөрмәтләделәр. РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырылган #СпасибоВрачам очрашуына илебезнең яңа территорияләрендә фидакарьләрчә эшләгән, тыныч халыкка медицина ярдәме күрсәткән, үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычларын батырлача үтәгән табиблар һәм медицина хезмәткәрләре чакырылган иде. Табибларга рәхмәт сүзләрен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

Очрашу үткәрү идеясе республика вәкилләренең Лисичанскига чираттагы сәфәре вакытында барлыкка килгән. Гуманитар йөкне озата баручылар арасында Татьяна Ларионова да булган. Табиблар ул вакытта махсус операция зонасында эшләүнең үзенчәлеге, аларга җиңәргә туры килгән кыенлыклар, катлаулы шартларда Лисичанскта яшәүче кешеләрнең  гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшүләре турында сөйләгәннәр. Очрашуны уздыру турындагы тәкъдимне Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм хәйриячеләр хуплаган.

"Әлеге сәфәр минем өчен зур вакыйга булды, - дип сөйләде Татьяна Ларионова, - чикне узу белән безне, Лисичанск өчен иң авыр көннәр җитте, сез сак булырга тиеш, дип кисәттеләр. Вәзгыять чыннан да гади түгел иде". Татарстан табибларына да катлаулы шартларда эшләргә туры килде. "Шулай килеп чыкты, соңгы өч елда, ковид пандемиясе һәм махсус хәрби операция вакытында, табиб һөнәре чын мәгънәсендә батырлыкка әйләнде, - дип мөрәҗәгать итте Татьяна Ларионова республиканың медицина бергәлегенә, - сезгә саклап калынган гомерләр,  балаларның бәхетле күзләре, кабаттан Донбасска әйләнеп кайтуыгыз өчен бик зур рәхмәт".

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин Татарстан медикларына рәхмәт сүзләре белән видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте. "Алтын кулларыгыз һәм олы йөрәкләрегез өчен, боларның барысын да аеруча мохтаҗларга бүләк иткәнегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм", - диде ул.

Аллахка табибка караганда да якынрак һөнәр юк. Бу фикер очрашу барышында гел үрелеп барды. “Лисичанскида медицина ярдәмен оештыру зарурлыгы барлыкка килгәч, безнең табиблар шунда ук Донбасска киттеләр, - дип басым ясады Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. - “мобиль статус”да эшләү дәверендә без көчлерәк һәм дусрак булдык, бердәм командага әйләндек. Сез бик яхшы хәтерлисез, хәтта табиблар һәм медицина хезмәткәрләре яшәгән йортларга да ракета һөҗүмнәре булды. Ләкин сайлаган юлыгызның дөреслегенә бернинди шик-шөбһә юк иде. Һәм махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, күпләр биргән беренче сорау шул булды - без яңадан Донбасска кайтачакбызмы, безнең анда пациентлар калды бит. Бүгенге көндә безнең 19 коллегабыз шунда, медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итә".

Запастагы офицер, Россиянең танылган хирургы, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов "Бердәм Россия"  партиясеннән махсус операция зонасына үз теләге белән киткән  беренче депутат була. Дистәләгән гомерләрне коткарып кала ул. Хәрби госпитальдә бүген аның эшен улы Леонид дәвам итә. Дмитрий Хубезов шулай ук очрашуда кунаклары арасындаиде. "Махсус операция зонасында булганда без үзебезгә дә күп нәрсә алдык, – диде ул. – Бу  - кешеләрнең ышанычы,  безнең өчен үз илебезнең намусын яклау өчен күтәрелү бик мөһим иде".

Бүген медицина хезмәткәрләренә карата яңгыраган рәхмәт сүзләрен барлык татарстанлыларга да әйтергә мөмкин иде. Гуманитар миссияләргә республиканың күп кенә районнарында яшәүчеләр, депутатлар, предприятие, муниципалитетлар җитәкчеләре кушылды. Республикадан "алгы сызыкка" һәм Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм, беренчел кирәк-яраклар төялгән йөк автомобильләре даими рәвештә җибәрелә. Волонтерлар аларны җыярга  булышалар һәм илебезнең яңа территорияләрендә яшәүчеләр өчен бу йөкләрне озата баралар.

Республика волонтерлары Лисичансктагы коллегалары белән бик тыгыз элемтәдә. Бүген очрашуда катнашучыларның берсе - Татарстанның Яшел Үзән районында туып үскән, ә хәзер Лисичанскта яшәүче Неля Сергеева, “Бердәм Россия” партиясенең гуманитар ярдәм үзәге җитәкчесе урынбасары. Киев режимы гамәлләренең турыдан-туры шаһиты булган ханым 2007 елдан актив хокук яклау эшчәнлеген алып бара, Лисичанск волонтерларына һәртөрле ярдәм күрсәтә.   "Мин бүген Донбасс халкына ярдәм кулы сузган якташларым арасында булуым белән горурланам һәм бәхетле", - диде ул һәм җыелганнарга барлык Лисичанск халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

"Ярдәмчеллек, "иңгә иң кую" - күпмилләтле халкыбызның  асыл сыйфатларының берсе, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Гомумән алганда, Донбасска Татарстаннан беренчел кирәк-яраклар тупланган 2,3 мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән. "Мондый ярдәм хәзер бик мөһим, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - без барыбыз да үз бурычыбызны намус белән үтәргә тиеш".

Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе махсус хәрби операция зонасында гуманитар миссияләрдә катнашкан медицина хезмәткәрләренә җиткерде. "Табиблар һәм медицина хезмәткәрләре - безнең батырларыбыз, алар моны көндәлек хезмәтләре һәм үзләренең гуманлы һөнәре белән исбатлыйлар. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм көчегездән килгәнчә ярдәм итәргә омтылышыгыз кешеләр күңелендә чагылыш таба", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Махсус операция уздыру чорында әлеге зонада республиканың 18 медицина оешмасыннан 79 медик эшләгән, күпләре - берничә тапкыр. Азат ителгән территорияләрдә баштан ук махсус операция башланганнан бирле педиатрлар, тар белгечлекләр табиблары, суд-медицина экспертлары эшләде. "Мобиль поликлиникалар" ярдәмендә иң ерак торак пунктларда да медицина ярдәмен оештыру мөмкин булды.

Луганск Халык Республикасы территориясендә балалар һәм яшүсмерләргә тирәнтен медицина тикшерүләре уздыру өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан мобиль медицина бригадасы эше оештырылды. Табиблар мәгариф оешмаларында эшләде, профосмотр һәм тикшеренүләр үткәрде. Көн саен 100 дән 120 кешегә кадәр кеше каралды, тулаем ике ай эчендә 4 меңнән артык балага медицина ярдәме күрсәтелде. Психологларның балаларга да, аларның әти-әниләренә дә ярдәм иткән консультатив  аеруча кирәкле булды.

Донецк Халык Республикасында практик һәм методик ярдәм күрсәтү өчен Казаннан, Яр Чаллыдан, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск һәм Баулыдан суд-медицина экспертизасы бюросы белгечләре төркеме оештырылды. Алар тикшерү-оператив бригадалар составында һәлак булганнарны тану һәм Украинаның кораллы көчләре тарафыннан кылынган хәрби җинаятьләрнең дәлилләрен туплау эшләрне башкарганнар,

Медицина хезмәткәрләре алдына куелган барлык бурычлар үтәлгән. Әмма махсус операция зонасында табибларның миссиясе дәвам итә. Табибларның сафы даими рәвештә тулылана, ә Донбассның меңләгән халкы Татарстаннан табибларга рәхмәт әйтә.

"Еш кына бездән, куркыныч булдымы дип сорыйлар, ләкин безнең эшебез шулкадәр күп иде, хәтта куркырга да вакыт булмады, - дип сөйли Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры Эльмира Номина (узган елның декабрендә ул Лисичанскидан кайтты), - бүген барысы да тынычлык көтә, Донбасс ышанычлы сакланырдай тынычлык көтә".
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International