Республиканың барлык мәктәпләрендә февраль аенда "Без - Россия гражданнары" дип аталган парламент дәресләре узачак

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе, 15:07

Ике атна дәвамында, 1-18 февраль көннәрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Без - Россия гражданнары» дип аталган парламент дәресләре узачак. Бүген Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, тарих, җәмгыять һәм хокук белеме укытучылары,  методик берләшмәләр җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2023кә старт бирелде. Педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

 "Безнең мондый очрашулар инде гадәткә керде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, педагогларга мөрәҗәгать итеп, – 2009 елда уздырыла башлаган парламент дәресләре укучыларның тулы бер буынына кагылды, без үсеп килүче буынның республиканың иҗтимагый-сәяси үсеше белән кызыксынуын сизелерлек арттыра алдык. Парламент дәресләре белән укучылар үзләре дә кызыксына, мин моңа мәктәпләргә барган саен инанам".

Фәрит Мөхәммәтшин басым ясап әйтүенчә, хәзерге вакытта, билгеле сәбәпләр аркасында, балаларны һәм яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү мәсьәләләре беренче планга чыга. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, шәхеснең рухи нигезе нәкъ менә гаиләдә салына. "Ватанпәрвәрлек хисе ата-аналардан килә, – диде ул, – шул ук вакытта без бу нисбәттән мәктәп һәм педагогларның әһәмиятен киметә алмыйбыз. Безнең балалар рухи яктан нык һәм яңа чакыруларга әзер булсын өчен мәктәп бу зур эшнең башында торырга тиеш".

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбия эше  читтән керә торган җитди мәгълүмати йогынтыга һәм киң таралган деструктив контентка каршы торырга тиеш дип саный Дәүләт Советы Рәисе. Парламент җитәкчесе шулай ук республика педагогларын ата-аналар бергәлеге белән эшне көчәйтергә чакырды.  

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген җәмгыятьтә укытучының аерым статусы турындагы мәсьәлә җитди рәвештә тикшерелә. Өстәвенә, бу Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елында аеруча актуаль яңгырый. "Үсеп килүче буынга дөрес юнәлешләр сайларга ярдәм итүче, гармонияле шәхес формалаштыруга ярдәм итүче педагогик бергәлекнең, укытучыларның һәм остазларның роле сизелерлек арта, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – бу мәсьәләләргә закон дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә".

Аерым алганда, балаларны һәрьяклап рухи, әхлакый яклап үстерү, аларда патриотизм, гражданлык һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләре яңартылган Россия Конституциясендә чагылыш тапты. Тиешле төзәтмәләр мәгариф турындагы федераль законга да кертелде.

Татарстанда якынлашып килүче ел Президент Указы белән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Әлеге тематика шулай ук алдагы парламент дәресләрендә төп темаларның берсе булачак.

«Гомумән алганда, без соңгы елларда федераль дәрәҗәдә Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга җитди курс алынуын күрәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – бу нисбәттән Россия Президентының тиешле указы кабул ителде.        Үзенең Дәүләт Советына Юлламасында Рөстәм Миңнеханов дәүләтнең иң мөһим бурычы буларак шулай ук «балаларны һәм яшьләрне патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүне» билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның иң нәтиҗәле инструментларының берсе –Татарстан халыклары ассамблеясе. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге гражданлык институты эше илнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә кызыксыну уята. Узган ел ахырында Ассамблеяга Берләшкән милләтләр оешмасының Икътисадый һәм Социаль советы каршында консультатив статус бирелгән.

Чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин республика педагогларына зур хезмәтләре һәм республиканың барлык әһәмиятле проектларын тормышка ашыруда, шул исәптән парламент дәресен үткәрүдә  ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Чынлыкта сездә булган хакимият кайчак премьер-министрда да булмый, – диде ул, – сез үсеп килүче яшь буынның акылларына ия. Республикабызның һәм илебезнең, күпмилләтле халкыбызның киләчәге сезнең кулларда".

Дәүләт Советы Рәисенең педагоглар белән очрашуы алдыннан парламентта семинар узды, анда Парламент дәресе-2023 үткәрүнең теоретик-методик аспектлары тикшерелде. Укытучылар берләшмәсе алдында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты проректоры Лариса Шәмсетдинова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов чыгыш ясады. Чараның модераторы булып «Парламент дәресе - 2023» оештыру һәм уздыру буенча эш төркеме җитәкчесе, Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендә законнар текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова чыгыш ясады.

"Безнең карашка, патриотизм һәм традицион кыйммәтләрне саклау тематикасы бүген аеруча актуаль, - дип ассызыклады Римма Ратникова, 2023 нче парламент дәресе темасын шәрехләп, - мәгълүмати киңлек фейклар белән тулган заман шартларында һәм деструктив трансляцияләнгәндә, җәмгыятьтә объективлыкка һәм аңлатуга ихтыяҗ зур. Һәм монда без мәгърифәтчелек миссиясен күрәбез, шул исәптән педагогларны да. Яшьләргә киң тормышны аңларга ярдәм итәргә кирәк,  кирәгеннән артык яңалыклар ташкыны шартларында акны карадан, хакыйкатьне ялганнан аеру мөһим".

Бүген Россия мәктәпләрендә мәгълүмати "фронт" җәелдерәчәкләр, диде Римма Ратникова. Бу хакта узган атнада Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән уздырган киңәшмәсендә Россиянең мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов белдерде. Педагогларга ялган һәм провокацион фейкларны фаш итәргә, безнең илгә һәм балаларыбызга карата идеологик агрессия белән көрәшергә, аларны ялган мәгълүматтан сакларга туры килә.

Семинарда «ачык микрофон» форматы кысаларында педагоглар мәктәптә яшь гражданнарны патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча иң яхшы методик тәҗрибәләр белән алмаштылар, шулай ук Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, укучыларның гражданлык позициясен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Семинарда республиканың барлык укытучылары, Дәүләт Советы депутатлары катнаша алды, алар өчен социаль челтәрләрдә парламентның рәсми аккаунтларында чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

Парламент дәресе - Дәүләт Советының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла, быел ул унбишенче тапкыр үткәреләчәк.

Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары узачак. Бәйгеләрне уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланды.

Быел беренче тапкыр мәктәп музейлары арасында конкурс узачак. Укучыларга мәктәп музеен, аның уникаль экспозицияләре һәм экспонатларын, уникаль белем бирү киңлеген характерлаучы кечкенә видеофильм яки видеоролик төшерергә тәкъдим ителде Музейларда зур тикшеренү һәм патриотик эш алып барыла, кече Ватанга, республикага, бөтен илгә мәхәббәт тәрбияләнә.

Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасы республика парламентында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International