Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советлары җитәкчеләре белән очрашты

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе, 13:22

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның эксперт советлары рәисләре һәм комитет җитәкчеләре белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың эксперт бергәлеге алдына закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, эксперт советларының һәм комитетларының уртак эшен активлаштыру бурычнын куйды.

Эксперт советлары Дәүләт Советының барлык сигез комитетында да булдырылган. Алар составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, профильле берләшмәләр вәкилләре керә. Эксперт советлары консультация-киңәшмә органнары булып тора һәм иҗтимагый башлангычта эшли.

Дәүләт Советы Рәисе узган елда эксперт советлары эшенең сизелерлек активлашуын, комитетлар белән багланышлар яхшыруын билгеләп үтте. Урыннарда булган очрашулар, актуаль проблемалар буенча уздырылган күчмә "түгәрәк өстәлләр" законнар чыгару хакимиятенең абруен күтәрә һәм гражданнарның ышанычын арттыра, дип саный парламент башлыгы.

“Сез парламент утырышларында катнашасыз, республика һәм федераль дәрәҗәдәге тематик дискуссия мәйданчыкларында үзегезнең абруйлы фикерләрегезне җиткерәсез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Хокук кулланучыларны җәлеп итеп эксперт советларының киңәйтелгән утырышларын уздыру гадәткә керде. Боларның барысы да документларны җитди анализлау һәм, ахыр чиктә, закон проектларын эшләүнең сыйфатын күтәрү өчен бик мөһим".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, закон чыгару процессының барлык этапларында да эксперт советларының җитди эше алып барыла: закон проектын эшләү һәм тикшерү барышында тәкъдимнәрдән алып, аны кабул ителгәннән соң хезмәт коллективлары һәм хокук кулланучылар белән очрашулар барышында аңлату эшләренә кадәр.

Эксперт бергәлеге алдында торган актуаль бурычлар арасында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук социаль әһәмиятле законнар кабул итү яки кире кагу нәтиҗәләрен эксперт бәяләвен, гамәлдәге республика законнарын хокукый куллану мониторингында катнашуны да билгеләде.

«Без аеруча социаль әһәмиятле законнарның һәм башка норматив хокукый актларның гамәлгә ашырылуын фаразлаганда сезнең һөнәри осталыгыгызга бик өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безгә закон чыгару эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәрегез кирәк, моның өчен гражданнарның, шәһәр һәм район халкының фикере белән кызыксынырга, урыннарда кешеләр белән эш алып барырга кирәк».

Парламент җитәкчесе шулай ук эксперт советлары әгъзаларын муниципалитетларда эшләүне арттырырга, шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында, республика министрлыклары һәм ведомстволары коллегияләрендә катнашырга чакырды.

Очрашуда катнашкан эксперт советлары җитәкчеләре кыскача закон проектларын эшләүдә катнашулары турында сөйләделәр һәм берничә тәкъдим керттеләр.

Аерым алганда, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе Наилә Баһаутдинова халыкның финанс белемен күтәрү проблемалары белән шөгыльләнергә тәкъдим итте.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе Шамил Агеев фикеренчә, хәзерге катлаулы икътисадый шартларда хакимиятнең барлык тармаклары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Ахырдан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эксперт җәмгыяте вәкилләрен үз бурычларына җаваплырак карарга чакырды. "Сезнең фикерегезгә закон чыгаручылар колак сала, Дәүләт Советы кабул иткән һәм республика Президенты имзалаган законнарның сыйфаты сезнең бәяләмәләргә дә бәйле", – дип йомгаклады ул сүзен.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International