Даими нигездә эшләүче депутатларның керемнәрен һәм чыгымнарын декларацияләү тәртибе төгәлләштерелде

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 12:36

Даими нигездә эшләмәүче Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 1 марттан керемнәрне мәҗбүри декларацияләүдән азат ителә. Ә парламент утырышына ярты ел дәвамында килмәгән депутатларны мандатлардан мәхрүм итәчәкләр. Әлеге закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41 нче утырышында кабул иттеләр.

«Үз вәкаләтләрен төп эшчәнлектән аерылмыйча башкаручы закон чыгару органнары һәм муниципалитетлар депутатлары сайланган көннән алып дүрт ай эчендә керемнәре турында декларацияләр тапшыра. Алга таба үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкаручы депутат, килешүләрнең гомуми суммасы соңгы өч елда аның һәм аның хатынының гомуми кеременнән арткан очракта гына, керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирә», – дип сөйләде депутат Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, әгәр килешүләр суммасы соңгы өч елда гомуми керемнән артмаса, керемнәрне мәҗбүри декларацияләү кирәк булмаячак. Закон проекты быелгы декларация кампаниясенә дә кагылачак, дип төгәлләштерде парламентарий.

Моннан тыш, закон проекты белән Дәүләт Советы депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен өстәмә нигез кертелә. Сүз алты ай рәттән парламентның барлык утырышларын җитди сәбәпләрсез калдыручылар турында бара.

«Бу – федераль закон нормасы. Бу күбрәк кисәтү чарасы дип уйлыйбыз. Мин, мәсәлән, алты ай дәвамында Дәүләт Советы утырышларына килмәгән яки үз сайлау округында депутатлык эшчәнлеген алып бармаган бер генә депутатны да белмим», – дип белдерде Римма Ратникова.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International