Социаль сәясәт комитеты эше турында хисап тыңланды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 14:24

Бүген парламент утырышында депутатлар Социаль сәясәт комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның февраленә кадәр башкарган эшләренә хисабын тыңладылар. Мәгълүматны комитет җитәкчесе Светлана Захарова тәкъдим итте.

Парламентарий хәбәр иткәнчә, хисап чорында комитетның 52 утырышы уздырылган, шул исәптән 3 күчмә утырыш. Аларда 207 мәсьәлә каралган. Комитет тарафыннан  65 рспублика законнары проектлары каралган, шуларның 53 е ТР законы статусын алган. Шул исәптән «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында» Татарстан Республикасы Законы, «Хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган хезмәт законнары һәм башка норматив хокукый актлар үтәлешенә ведомство контроле турында» Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» ике закон һ.б.

Светлана Захарова 2022 елда балигъ булмаганнарга аерым товарлар (алкогольсез тоник эчемлекләр, зажигалкалар) сатуны чикләү турында кабул ителгән республика законын аерым билгеләп үтте.

Комитет Дәүләт Советының закон чыгару инициативаларының 8 проектын эшләгән, Дәүләт Советының федераль дәүләт хакимияте органнары адресына 3 мөрәҗәгать әзерләгән. Аерым мәсьәләләр буенча ТР Рәисе һәм Премьер-министры адресына 15 мөрәҗәгать әзерләнгән.

Хисап чорында 43 контроль мәсьәлә, шулай ук 906 гражданнар мөрәҗәгате каралган, 30дан артык киңәйтелгән киңәшмә, 2 түгәрәк өстәл үткәрелгән. Депутатлар тарафыннан актив волонтерлык эшчәнлеге алып барылган, гражданнар өчен "кайнар линия" һәм онлайн очрашулар үткәрелгән.

Комитет депутатлары инициативасы белән 2020 елда "Рәхмәт, Доктор" хәйрия акциясе старт алган, аның максаты коронавирус инфекциясеннән зыян күргән гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләрен дәвалау һәм тернәкләндерү ярдәме күрсәтү булды. Комитет әгъзалары район советлары утырышларында, гражданнар җыеннарында, акцияләрдә катнашканнар, парламент дәресләре үткәргәннәр, хәйрия ярдәме күрсәткәннәр, сайлау округларында гражданнарны кабул иткәннәр.

Дәүләт Советы комитетның отчетын игътибарга алды һәм аның эшчәнлеген нәтиҗәле дип билгеләде. Комитетка Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты белән берлектә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен формалаштыру һәм саклау мәсьәләләре өлешендә законнарны гамәлгә ашыруны тикшереп торуны көчәйтү йөкләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International