Дәүләт хезмәте турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 11:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт граждан хезмәте турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, ул дәүләт хезмәте вазыйфалары даирәсен киңәйтүне күздә тота, шуның белән дәүләт хезмәтендә булуның билгеләнгән иң чик яшен (65 яшь) озайтырга мөмкин булган дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары даирәсен киңәйтү карала.

"Дәүләт хезмәте чоры Россия Федерациясе субъекты башкарма органында дәүләт хезмәте вазыйфаларының баш төркеменең «җитәкчеләр» категориясендәге дәүләт хезмәте вазыйфасын биләүче дәүләт хезмәткәренә 70 яшькә җиткәнчегә кадәр озайтылырга мөмкин, - дип хәбәр итте Ольга Воронова. Шуңа күрә «ТР дәүләт граждан хезмәте турында» ТР Законына шундый ук үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының уңай карарын исәпкә алып, Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International