Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 12:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика территориясендә территориаль планлаштыруның һәм шәһәр төзелешен зоналаштыруның бердәм документын эшләү һәм раслау тәртибен билгели.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген планлаштыруны оптимальләштерү максатларында эшләнгән.

Аерым алганда, РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2022 елның 19 декабрендәге 541-ФЗ номерлы Федераль закон белән җирлекне, шәһәр округын территориаль планлаштыруның һәм аларда шәһәр төзелешен зоналаштыруның бердәм документын эшләү һәм раслау мөмкинлеге билгеләнде, ул үзендә генераль планның составын һәм эчтәлеген һәм җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен берләштерә.

Закон проекты белән «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына бердәм документны әзерләү һәм раслау тәртибен билгели билгели торган 101 статья өстәргә тәкъдим ителә. Әлеге тәртип белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан бердәм документны әзерләү һәм әлеге вәкаләтне җирлекнең, шәһәр округының җирле администрациясе башлыгына тапшыру мөмкинлеге белән аңа үзгәрешләр кертү турында карар кабул итү күздә тотыла. Мондый карар кабул итү белән бер үк вакытта бердәм документ проектын әзерләү буенча комиссия составын һәм тәртибен раслау тәкъдим ителә, ул бердәм документ проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар яки гавами тыңлаулар оештыручы булырга мөмкин.

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 56 статьясында Россия Федерациясе субъекты законы белән шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның автоматлаштырылган мәгълүмати-аналитик ярдәм күрсәтү функцияләре белән Россия Федерациясе субъектлары шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системаларын булдыру һәм алардан файдалану мөмкинлеген билгеләү каралган, ул җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару  кагыйдәләре; территорияне планлаштыру проекты һәм ызанлау проекты; җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы; капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт бирү һәм башкалар кебек документларны әзерләү, килештерү, раслау мөмкинлеге бирә.

Бердәм документ үзендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең һәм генераль планның составын һәм эчтәлеген берләштерә. Әлеге документ шәһәр төзелешен зоналаштыру карталарын, җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына карата шәһәр төзелеше регламентларын, торак пунктлар чикләре турында белешмәләрне үз эченә алырга тиеш. Бердәм документ барлык муниципалитет территориясенә дә, аерым торак пунктларга яисә аларның өлешләренә дә эшләнергә мөмкин.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның автоматлаштырылган мәгълүмати-аналитик ярдәм күрсәтү функцияләре белән Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын булдыру һәм аны алып бару турында карар кабул итү мөмкинлеген беркетү тәкъдим ителә. Мондый дәүләт мәгълүмат системаларын булдыруны, үстерүне, алардан файдалануны алып бару һәм тәэмин итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан вәкаләт бирелгән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы яисә мондый орган карамагындагы дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләрне кертү Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген нәтиҗәле җайга салуны һәм планлаштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Закон проектында шулай ук Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 401 статьясындагы 2 өлешеннән килеп чыга торган архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү таләп ителми торган капиталь төзелеш объектларын билгеләү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен төгәлләштерүгә юнәлдерелгән  үзгәрешләр һәм редакция характерындагы аерым үзгәрешләр дә каралган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International