Урам транспортыннан тыш транспортны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләнә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 12:56

Бүген Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты урам транспортыннан тыш транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чараларын билгели.

«Административ хокук бозулар турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Альберт Борһанов тәкъдим итте, ул документны эшләү максатын урам транспортыннан тыш транспортны өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) буенча тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру билгеләде.

"Урам  транспортыннан тыш транспорт төрләренә федераль кануннар метрополитенны, монорельс транспортын, асылмалы канат юлын, фуникулерны кертә, – дип хәбәр итте докладчы. – Республика үзенчәлекләрен исәпкә алып, вазыйфаи һәм юридик затларга урам транспортыннан тыш транспортны техник эксплуатацияләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләү тәкъдим ителә".

Ведомство җитәкчесе хәбәре буенча, урам транспортыннан тыш транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен закон проекты белән вазыйфаи затларга - биш меңнән алып ун мең сумга кадәр, юридик затларга - егерме меңнән утыз мең сумга кадәр штраф билгеләү тәкъдим ителә. Урам транспортыннан тыш транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга - биш меңнән алып ун мең сумга кадәр, ә юридик затларга - егерме мең сумнан утыз мең сумга кадәр штраф белән җәза бирүне күздә тота.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, парламентның профильле комитеты закон проектын хуплаган.

Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International