Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 13:07

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  ТР закон проектын тәкъдим итте. Закон проекты «Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм ТР Конституциясенә туры китерү максатыннан әзерләнгән.

"Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Конституциясе белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары системасы һәм структурасы мәсьәләләрен җайга салу тәгаенләнә, Татарстан Республикасы Рәисенең вәкаләтләре киңәйтелә", – диде Рөстәм Заһидуллин.

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары системасын Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар, Татарстан Республикасы Дәүләт комитетлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары тәшкил итә.  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары системасы һәм структурасы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан билгеләнә.

Закон проекты белән шулай ук дәүләт хакимияте башкарма органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең хокукый нигезләре, ТР Рәис һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкаләтләре билгеләнә.

Конституциянең күрсәтелгән нигезләмәләрен үстерүгә закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының составы һәм структурасы, вәкаләтләре срогы, эш тәртибе, Премьер-министр, аның урынбасарлары, хөкүмәтнең башка әгъзалары компетенциясе регламенттала. Шулай ук закон проекты белән Министрлар Кабинеты һәм хөкүмәт президиумы утырышларын үткәрү мәсьәләләре көйләнә.

Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International