Дәүләт граждан хезмәте турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 13:11

"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында әзерләнгән.

«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 29 декабрендәге Федераль закон белән «квалификация дәрәҗәсе» төшенчәсе урынына «профессиональ дәрәҗәсе»  төшенчәсе кертелде.

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова үз чыгышында  әлеге закон белән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү өчен профессиональ дәрәҗәсен бәяләү мәсьәләләрен җайга салу кертелә, дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү максатыннан уздырылган квалификация имтиханын үткәрү юкка чыгарыла дип аңлатты.

Закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды,  беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International