Депутат статусы һәм дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 13:14

Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты статусы һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты "Коррупциягә каршы тору турында" Федераль законның 5 һәм 121 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләнгән.

«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның  41-1 өлеше нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар кайсы да булса затларның аларны коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында мөрәҗәгать итүнең барлык фактлары турында тиешле мөрәҗәгать булган көннән алып биш көн эчендә прокуратура органнарына яисә башка дәүләт хакимияте органнарына хәбәр итәргә тиеш.

Шулай ук «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 19 статьясындагы 16 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенә хәбәр итү бурычы Дәүләт Советы депутатларына да йөкләнә.

Закон проектында Дәүләт Советы депутатларының һәм дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның аларны нинди дә булса затлар тарафыннан коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында аңа мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү тәртибе раслана.

Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфасын биләүче зат (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан тыш) кайсы да булса затларның аны коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында аңа мөрәҗәгать итүнең барлык фактлары турында тиешле мөрәҗәгать булган көннән алып биш көн эчендә прокуратура органнарына яисә Татарстан Республикасы  Рәисе администрациясенә хәбәр итәргә тиеш.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International