Түләүле автомобиль юллары буенча йөрү тәртибе төгәлләнә

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 13:18

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының 33 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм җирле үзидарә органнарының төбәк һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юллары буенча ташламалы яки бушлай йөрү тәртибен регламентацияләү буенча вәкаләтләре киңәйтелә.

Федераль закон нигезендә мондый юллардан ташламалы яки бушлай файдалану җәмәгать транспорты, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус транспорты, полиция, медицина ярдәме, хәрби инспекция өчен каралган. 2023 елның 1 сентябреннән бу исемлек мәктәп автобуслары белән тулыландырыла.

Эшләнгән закон проекты белән гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юллары, мондый автомобиль юлларының түләүле участоклары буенча йөрү өчен түләү алу тәртибен регламентташтыручы республика законының 33 статьясындагы 34 өлешенә шундый ук үзгәреш кертергә тәкъдим ителә.

Закон проекты парламентарийлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International