Депутатлар "Татэнергосбыт"АҖдә цифрлы сервислар үсешен югары бәяләде

2023 елның 31 мае, чәршәмбе, 17:35

Бүген «Татэнергосбыт» АҖ базасында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының күчмә утырышы узды, анда депутатлар «Татэнергосбыт «АҖ клиентлар базасы һәм Татарстан Республикасының электр куллану күләме үсеше шартларында цифрлы сервисларны үстерү турында» мәсьәләне карадылар.

 «Татэнергосбыт» АҖнең үзәк клиентларга хезмәт күрсәтү офисында булганда компания директоры Рифнур Сөләйманов акчалата түләүләр өлешен киметү һәм электрон түләүләр өлешен арттыру буенча эш алып бару турында сөйләде. Аның әйтүенчә, дистанцион каналлар аша исәпләү приборлары күрсәткечләрен кабул итү 90% ка җиткән. 2020 елдан электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын кертү буенча эш алып барыла, аның нәтиҗәләре буенча күп фатирлы йортларда 105 мең интеллектуаль исәпкә алу приборы урнаштырылган, интеллектуаль исәпләгечләр урнаштыруны контрольдә тоту автоматлаштырылган, электр куллануны онлайн-контрольдә тоту өчен клиентларның шәхси кабинетлары булдырылган.

Утырышта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, «Татэнергосбыт» АҖ, үз тармагында технологик яктан иң алга киткән компанияләрнең берсе буларак, республика икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертә һәм электрон сервислар кертү үрнәген күрсәтә.

Татарстанда электр куллануның үсеше тулаем Россия Федерациясе буенча үсешне узып бара, дип билгеләп үтелде комитет утырышында. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика станцияләре тарафыннан 7,7 млрд кВт электр энергиясе чыгарылган, электр энергиясен гомуми куллану 8,9 млрд кВт тәшкил итә. 5 ел эчендә акчалата сату күләме 30% ка арткан һәм 2022 елда 84 млрд сум тәшкил иткән. Электр энергиясе күләменең 52% тан артыгын кулланучылар булып сәнәгать предприятиеләре тора, сатуларның 21% халык өлешенә туры килә.

Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, 20 мең юридик зат клиент (барлык клиентларның 45%) электрон документ әйләнеше буенча «Татэнергосбыт» АҖ белән хезмәттәшлек итә; 30 мең кеше «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинеты һәм мобиль кушымтасы кулланучылары булып тора; 48 мең клиент электр энергиясе өчен исәпләүләр өчен оптималь бәя категориясен сайлау өчен компания сайтында  бәяләр калькуляторыннан файдалана.

Мәсьәләне карау йомгаклары буенча комитет республиканың энергокомпанияләренә цифрлы сервисларны үстерү, халыкның цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча эшне дәвам итәргә, тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм кулланучыларның барлык категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне төшерү буенча чараларны дәвам итәргә тәкъдим итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International