«Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы утырышында Халык программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе, 19:31

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы утырышында катнашты, анда әлеге Халык программасына кертелә торган үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук узган якшәмбедә илнең кайбер төбәкләрендә узган алдан тавыш бирү (праймериз) нәтиҗәләрен чыгардылар. Утырыш ВКС режимында узды. Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуга Пермь шәһәреннән кушылды, анда ул эш сәфәре белән бара, аның төп максаты – Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе чараларында катнашу. 

"Безнең партия эше барлык дәрәҗәләрдә дә Халык программасы нигезләмәләре белән бәйле булырга тиеш, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясе рәисе, РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, утырышны ачып, - аны гамәлгә ашыру өчен бюджетка кирәкле акчалар салынган. Кайбер юнәлешләргә үзгәрешләр кертелә. Шулай ук Халык программасы агымдагы вәзгыять һәм гражданнарның сораулары белән бәйле рәвештә яңа бүлекләр белән тулыландырыла».

Мондый үзгәрешләр арасында Дмитрий Медведев белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау тәҗрибәсен колледжларга һәм урта махсус уку йортларына таратуны, медицинада импортны алмаштыру механизмнарын кертүне, яңа төбәкләрне үстерү программаларын раслауны билгеләп үтте. Тагын бер юнәлеш –туристлык тармагын үстерүгә ярдәм итү. Шул ук вакытта эчке һәм төбәкара туризмга аерым игътибар бирелә. "Яңа нигезләмәләр бездән элек алынган йөкләмәләрне бетерми, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев, - безнең һәрберебездән бүген максималь концентрация һәм дисциплина таләп ителә".

Татарстанда халык программасын гамәлгә ашыруны («партия десанты» проекты кысаларында) барлык дәрәҗәдәге депутатлар контрольдә тота. Хәзерге вакытта республикада Халык программасы буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл спорт заллары, ФАПлар, мәдәният йортлары һәм башка объектлар ремонтлана һәм төзелә. Төзелеш ремонт эшләренең иң югары ноктасы җәйгә туры килә, димәк, депутатларның мәйданчыкларга чыгуы да арта. Парламентарийлар атна саен 30дан артык объектны тикшерә. Барлык эш төрләре дә план режимында, өзеклекләрсез башкарыла. Татарстан бердәмроссиялеләренең республикада Халык программасы объектлары вакытында тапшырылачагына шик юк.

Генераль Совет утырышында «Бердәм Россия» Генераль советы Секретаре, РФ ФС Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак, РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова, «Бердәм Россия» Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Александр Сидякин, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, партиянең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International