Дәүләт Советы депутаты Альмир Михеев православие гыйбадәтханәсен төзүдә ярдәм итәчәк

2023 елның 2 июне, җомга, 13:15

1 июньдә Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин,Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә булачак "Тыныч бакча" рухи комплексы нигезенә капсулалар салды. Православие гыйбадәтханәсен төзүдә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең берсе  – ТР Дәүләт Советы депутаты, "Гадел Россия - Хакыйкать өчен" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге лидеры Альмир Михеев.

Комплексның нигезен салу тантанасында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов барлык дин тотучыларның да гыйбадәтханәләргә бару мөмкинлекләре булырга тиешлеген билгеләп үтте. "Бигрәк тә кешедә ниндидер проблемалар булганда, ул үз җанын тынычландыра торган урын эзли", – диде ул. – Мин православие һәм мөселман гыйбадәтханәләренең бердәм булып  эшләүләрен телим, чөнки катнаш никахларыбыз бик күп. Бездә православие динендәгеләр дә мәчеткә килергә ярата, мөселманнар да православие гыйбадәтханәләренә керә,  бу безне берләштерә".

Тантанада катнашучы ТР Дәүләт Советы депутаты Әлмир Михеев проектта катнашуын күңел халәте белән аңлатты.

Булачак комплекста  ике гыйбадәтханә, православие һәм мөселман гыйбадәтханәсе урнашачак. Бер елдан соң бирегә хастаханәдә процедуралар үтүче балалар һәм аларның әти-әниләре, табиблар һәм якындагы йортларда яшәүчеләр килә алачак.

Һәр объектның төзелеше якынча 30-40 млн сумга бәяләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International